Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Компенсация кемнәргә бирелә?

Закон нигезендә социаль яктан яклаучысыз гражданнарга цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен барлык кирәк булган җиһазлар алуга киткән акча компенсацияләнә.

Компенсация 70 яшь яки өлкәнрәк яшьтә булган һәм кеше башына айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган ялгыз пенсионерларга (яки пенсионерлардан гына торган гаиләләргә). Аерым яшәүче инвалидларга яки инвалидлардан торган гаиләләргә, аларның да  кеше башына айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган булырга тиеш. Шулай ук күпбалалы һәм инвалид балалары булган гаиләдә кеше башына керем яшәү минимумыннан түбән һәм балага айлык пособие алучы гаиләләргә бирелә. Компесация алу өчен гаризаны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшырып булачак. Гариза биргәндә үзең белән паспорт һәм цифрлы телевизион приставка алганны исбатлаучы  документ – чек һәм товр накладное булырга тиеш.Телевизион приставка яки антенна күпме тора, шуның кадәр акча кире кайтарыла, әмма һәр төр җиһаз өчен 1000  сумнан артык түгел.

Сораулар туган очракта 13нче номерлы компенсацияләр түләү бүлекчәсенә 2-57-94 номерына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев