Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүче өлкәннәр игътибарына

Компьютерда эшләргә өйрәнәсебез килә, кайларда укыталар икән, шуларның тәртипләрен аңлатып яза алмассыз микән, дип мөрәҗәгать иттеләр бер төркем өлкән укучыларыбыз.

Чыннан да, районыбызда өлкәннәр өчен мондый укулар даими оештырылып килә. Шундыйларның берсе - Россия пенсионерлар союзы һәм район Пенсия фонды аша "Өченче буын университеты" кысаларында тормышка ашырыла. Һәр ел саен сентябрь аенда укучылардан төркемнәр тупланып, укулар май аена кадәр дәвам итә. 2015-2016 уку елында барлыгы дүрт төркем оешып, шуның өчесе - Балтачта, берсе - Бөрбаш мәктәбендә эшләде.

- Быелгы укулар тәмам инде, 2016-2017 уку елына төркемнәрне көз айларында җыерга планлаштырабыз, - ди район Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина.

Шулай ук Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләрне дә компьютерда эшләргә өйрәтәләр икән. Ә менә районның мәшгульлек үзәге аша оештырыла торган укулар быел оештырылмаган, дип хәбәр иттеләр үзәк белгечләре.
Фото: apastovo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250