Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Комсыз кәләш

Социиль челтәрдә билгесез бер кәләш туйга чакырылучы күпсанлы кунакларга үз таләпләрен куйган. Һәм ул таләпләр теләсә кемнең ачуын чыгарырлык.

Булачак килен Гавайя утравында үтәчәк туенда табынга килүчеләрнең барысын да видеоролигында катнаштырырга уйлаган. Моның өчен ул тантанада катнашучыларның барысы өчен дә дресс-код уйлап чыгарган.

Шулай итеп, зифа буйлы (75 килограммга кадәр) хатын-кызлага бик яхшы һәм кыйммәтле билгеле бер фирмада җитештерелгән туфли кияргә боера. “Данлыклы кызыл табанлы, биек үкчәләр. Без әйләнеп аякларыбызны күтәреп җибәргәч, барысы да шаккатачак”, – ди яза  кәләш. Кунакларга шулай ук билгеле брендлы шарфлар сатып алырга куша. Тулы гәүдәле кызлар карадан киенергә тиеш була. Тулы гәүдәле ир-егетләр исә камуфляж кием һәм кроссовкилардан булырга тиеш. Алмаш кием булу да мәҗбүри. Һәр киемнең бәясе, һичшиксез, мең доллардан кимрәк булырга тиеш түгел.

Балаларны баштанаяк кызылдан киендерергә тәкъдим итә. “Балаларның йөрәк формасын ясаячагын исегездә тотыгыз, сары яисә ниндидер шакшы төсләрдә булырга тиеш түгелләр”, – дип  шапырына кәләш.

 Язмасы соңында ул туена әзерләнергә ел ярым вакыт бирә, шуңа да туйга килүчеләр аныңча киенгән булмасалар, бу хәлләргә түзеп тормаячагын белдерә.

Интернетта аның белдерүен укыганнар кәләшне адекват түгел дип атыйлар. “Туй вакытында кешеләрне каладан чыгып китәргә өндәргә син ул кадәр кем булдың әле? Җитмәсә, бүләк тә өмет итәсең”, – дип ачулана юзерлар. Бик күпләр мондый таләпчән кәләшнең ничек итеп кияү таба алуына аптырашалар. “Мондыйга кем өйләнә икән?” дип кызның күзләренә карарга теләүчеләр дә шактый була.

Әйткәндәй, болай итеп кеше аптыратучы кәләшләр әледән-әле табылып тора. Тагын бер кәләш кунакларны туйга кимендә 500 доллар (30 мең сум) акча белән килергә мәҗбүр итмәкче була. Өстәвенә, үзенә дә, киявенә дә 100 доллардан ким булмаган суммага шәхси сувенирлар бүләк итүләрен тели.

Әй, мондый хәлләр чит илләрдә генә була инде, дисезме? Акча-байлыкка табынучы килен-кәләшләр үзебезнең арада да шактый. Моңа күпләр мисал китерә аладыр. Мин дә шундый бер киленне беләм. Ул үзенең карт каенанасына кимендә 5 мең сум акча салган очракта гына оныгының туена килергә рөхсәт итүен әйтә. Кая бара бу дөнья? дип яза Өмет басмасы.

Р.Әхиярова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе