Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көнкүрештәге газ — уяу булыгыз!

Газ җиһазларын кулланыр алдыннан, бүлмәне җилләтегез һәм бүлмәдә һава әйләнешен тәэмин итегез. Газ җиһазлары эшләгәндә форточканы ачык тотыгыз.

Бүген табигый газ көндәлек тормышның алыштыргысыз өлешенә әверелде. Ул өйдә җылылык, уңайлылык бирә, әмма аның потенциаль куркыныч чыганагы булуын онытырга ярамый.

Күп очракта, көнкүрештә «зәңгәр ягулык» белән бәйле фаҗигаләр, кулланучыларның газны дөрес итеп куллану кагыйдәләрен үтәмәүләреннән килеп чыга. Шуңа күрә, түбәндәге гади генә кагыйдәләрне истә тоту һәм үтәү кешеләрнең тормышын, сәламәтлеген һәм иминлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләре

• Газ җиһазларын кулланыр алдыннан, бүлмәне җилләтегез һәм бүлмәдә һава әйләнешен тәэмин итегез. Газ җиһазлары эшләгәндә форточканы ачык тотыгыз.

• Газ җиһазларының, төтен юлларының тарту көчен, вентиляциянең эшләвен тикшерегез. Газ җиһазларын эшләтеп җибәргәнче һәм эшли башлагач та, зарарлы яну продуктлары төтен юлларыннан урамга чыгарга тиеш. Суыру булмаса, газ җиһазын куллану катгый тыела!

• Газ җиһазлары төзек булмаган очракта, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзелгән махсус оешма хезмәткәрләрен чакырыгыз. Газ плитәләрен бүлмәләрне җылыту, кием киптерү һәм башка шуңа охшаш эшләр өчен кулланмагыз.

• Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга газ приборларын кулланырга рөхсәт итмәгез.

• Эшләп торучы газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

• Күпфатирлы торак йортларда төтен чыгару һәм вентиляция каналларын тикшерү белән идарә итүче оешмалар шөгыльләнергә тиеш. Шуңа күрә, әлеге җиһазларны тикшерү өчен махсус оешма эшчеләренә генә рөхсәтегезне бирегез.

• Төтен чыгару торбаларын газ җиһазлары аркылы вентиляция каналларына тоташтыру катгый тыела

Моннан тыш, йорт эчендәге газ җиһазларына үз вакытында техник хезмәт күрсәтүнең сәламәтлекне югалту белән генә түгел, милекне югалту белән дә бәйле инцидентлар санын киметергә сәләтле булуын белү мөһим!

Әгәр дә Сез газ исен сизсәгез:

• Газ җиһазларын куллануны кичекмәстән туктатыгыз.

• Газ җиһазларындагы һәм аларга килүче газ үткәргечләрдәге краннарны ябыгыз.

• Бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз.

• Электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез (яктырту, стационар һәм кәрәзле телефоннар, ишектәге электр звоногы һ. б.) һәм тәмәке тартмагыз.

• Бөтен кешене дә фатирдан чыгарыгыз һәм үзегез дә чыгыгыз.

• Авария диспетчерлык газ хезмәтенә 04, 104 (мобиль телефоннан) яки гадәттән тыш хезмәтләрнең бердәм чакыру номеры 112 буенча газ исе килмәгән һәм газ чыкмаган урыннан хәбәр итегез. Авария газ хезмәте диспетчеры күрсәтмәләрен үтәгез.

«Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте газның һәм сөрем газының һавадагы күләмен кисәтү җайланмасын (сигнализатор) урнаштырырга тәкъдим итә. Сигнализаторның япкыч клапаны (запорный клапан) төзек булуына игьтибар итәргә кирәк.

Газ исе булганда һәм газ чыкканда, һавада янып китү концентрациясе барлыкка килгәндә, тавышлы сигнал килә һәм клапан газүткәргечне яба. Сигнализаторның паспорты, сертификаты булу шарт. Газ кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү үзебезнең һәм якыннарыбызның тормышын саклап калуның төп иминлек нигезе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев