Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Контрактчы егет өйләнде

3 август көнне районның ЗАГС бүлегенең гаҗәеп матур язылышу залында контракчы егет Илһам Фәнис улы белән чибәрләрнең-чибәре булган кәләш Лиана Газинуровна гаилә коруларын рәсмиләштерделәр.

3 август көнне районның ЗАГС бүлегенең гаҗәеп матур язылышу залында контракчы егет Илһам Фәнис улы белән чибәрләрнең-чибәре булган кәләш Лиана Газинуровна гаилә коруларын рәсмиләштерделәр. Аларны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе килде, ихлас теләкләрен ирештерде, кәләшкә искиткеч матур чәчкәләр бүләк итте, парлыларга истәлеккә җылы юрган һәм, әлбәттә инде, законлы язылышуларын раслаучы таныклык тапшырды.

– Хөрмәтле яшь парлар! Нинди авыр юллар үткәндә дә мәхәббәтегезгә тугъры калып, гомердә бер генә булырга тиешле никахлашу көнегезгә килеп җитүегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм, – диде Рамил Нотфуллин. – Украина афәтләре тизрәк бетеп, исән-сау әйләнеп кайтып, матур парлар булып, районыбызны ямьләндереп яшәвегезне теләп калам.

Яшьләр балдаклар алышты, әниләре җәйгән тылсымлы сөлгегә басты. Теләкләр-котлаулар күп булды.

Илһам Гарәфетдинов контрактчы булып хәрби хезмәткә 2021 елда китә. Түбән Новгород якларында хезмәт итә, Воронежда хәрби өйрәнүләр үтә һәм Украинадагы махсус хәрби операциягә барып керә.

– Төрле чаклар була инде, – ди Илһам. – Җиңеллеге дә, авырлыгы да була. Ләкин без ил уллары, Ватан сакчылары, үзебез сайлаганбыз икән бу юлны, нык торырга, җиңүгә ирешкәнче көчле булырга кирәк.

Илһам ялга унбиш көнгә кайткан, шушындый тантаналы вакыйгага бәйле рәвештә бәлки озынайтырлар да әле, дигән өметтә ул.

Илһамның әтисе Фәнис Гарәфетдинов махсус операция башланган беренче көннән үк волонтер хезмәтендә. Рухи яктан да, матди яктан да вакытын да, көчен дә кызганмый ул.

– Улым белән киленемнең язылышу тантанасында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинның катнашуы гаять тә зур дәрәҗә булды безнең өчен. Мондый шатлыклы мизгелләрне көтмәгән идек. Күңелләр тулды. Инде күптән контрактчыларга да игътибар кирәк дип йөргән кеше бит мин. Улымны шулай хөрмәт итүләре өчен районыбыз башлыгына зур рәхмәт! Балаларымны чын күңелдән котлыйм! Кайчан да булса бетәр ул афәт, илгә җиңү килер, улларыбыз да кайтыр, мин ышанам, һәм җиңүгә чын күңелдән рухланам! – ди патриот ата.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Контрактчы егет