Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корбан гаете уңаеннан тәбрикләү сүзләре

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә.

Хөрмәтле райондашлар, мөселман дин кардәшләр!

Район советы, район башкарма комитеты һәм дә шәхсән үз исемемнән районыбызда яшәүче мөселман динендә булган һәркемне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм, имин дөньяларда бер-беребезнең кадерен белеп, татулыкта гомер кичерергә язсын дип телим!

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра. Дини бәйрәмнәребез дә районыбыздагы төрле милләт вәкилләре арасында гасырлар буена килгән дуслыкның ныклыгын, өлкәннәргә, мохтаҗларга карата ихтирамыбызның күңелләрдә саклануын ачык дәлилли.

Балтач районы халкын ихластан Корбан гаете белән тәбрик итәм. Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим.

 

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете