Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коронавирус чорында биналарны дезинфекцияләү буенча тәкъдимнәр

Чисталык – сәламәтлек нигезе: коронавирус чорында йортта ничек дөрес итеп дезинфекция ясарга.

Ишек тоткалары. Сабын белән юарга яки составында хлор яки 70 проценттан ким булмаган спирт булган антисептик белән эшкәртергә. Сез өйгә кайтып кул юганчы тотынган ишек тоткаларын юарга кирәк. Ишек тоткаларына дезинфекция ясагач, кулларны сабын белән юу мөһим.

Электр приборлары. Антисептиклы салфетка белән сөртергә. Өйдә авыру кеше булса, тотынган саен сөртү кирәк.

Шкаф тоткалары. Өйне җыештырган вакытта сабын белән юарга яки антисептиклы салфетка белән сөртергә.

Тукыма белән төрелмәгән урындык аркалары. Өйне җыештырган вакытта сабын белән юарга яки антисептиклы салфетка белән сөртергә.

Язу өстәле. Өйне җыештырган вакытта сабын белән юарга яки антисептиклы салфетка белән сөртергә.

Журнал өстәлләре, ачык китап киштәләре, комод өслекләре, тумбочкалар. Өйне җыештырган вакытта сабын белән юарга яки антисептиклы салфетка белән сөртергә.

Кухня гарнитуры өслеге. Көнкүреш химиясе чарасы белән юарга яки составында хлор яки 70 проценттан ким булмаган спирт булган антисептик белән эшкәртергә. Өйдә барысы да сау-сәламәт булса, көнгә бер тапкыр эшләү дә җитә. Әгәр авыру кеше булса, һәр ашау саен эшкәртү кирәк.

Көнкүреш техникасы. Өй җыештырганда составында спирт булган антисептиклы салфетка белән сөртергә.

Смесители. Көнкүреш химиясе кулланып юарга һәм кайнар су белән юып алырга. Өйдә авыручылар булмаса, көнгә бер яки көнаралаш эшләсәң дә була. Әгәр авыру кеше булса, һәр кулланган саен эшләү кирәк.

Раковина. Көнкүреш химиясе кулланып юарга һәм кайнар су белән юып алырга. Өйдә авыручылар булмаса, көнгә бер яки көнаралаш эшләсәң дә була. Әгәр авыру кеше булса, һәр кулланган саен эшләү кирәк.

Теш щеткасы, тарак һәм башкалар. Өйдә авыру кеше булса, нигезендә спирт булган антисептиклы салфетка белән өстәмә эшкәртергә кирәк.

Туалет (унитаз, ванна, душ кабинасы). Хлор белән иң соңыннан юыгыз.

МӨҺИМ: барысы да сау-сәламәт булса, көнкүреш химиясе кулланып өйне атнага ике-өч мәртәбә җыештыру кирәк. Әгәр авручы кеше булса, өйне көн саен җыештыру таләп ителә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция дезинфекция