Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коронавируслы хатын комада бала тудырган

Ясалма кома халәтенә керткәндә аның 33 атналык авыры булган. «Комадан чыккач, зур корсагым юк иде. Мин акылдан яза яздым,» - ди ханым.

Америкада яшәүче 27 яшьлек Анджела Примаченко коронавирус йоктырган. Аның температурасы күтәрелгән һәм үлем куркынычы булган инфекциягә тест 24 мартта уңай нәтиҗә күрсәткән. Сигез көн эчендә симптомнар көчәя, аны дәваханәгә салалар һәм ясалма кома халәтенә кертәләр.

Аны үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганда хатынның 33 атналык авыры булган. Примаченко кома хәлендә булган вакытта бала тапкан.

«Комадан чыккач, зур корсагым юк иде. Мин акылдан яза яздым,» - ди ханым. 11 апрельдә аны дәваханәдән чыгарганнар. Пациентка әле дә яңа туган кызын кулларында тотып карамаган. Баласын аңа коронавирус тесты тискәре нәтиҗә күрсәткәч кенә бирәчәкләр.

Нарасый реанимациядә, ул коронавирус инфекциясе белән зарарланмаган.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус