Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коронавирусны ничә метрдан йоктырырга мөмкин?

Авыру белән ара 1,5-2 метр гына булырга тиеш түгел икән... Табиблар тикшерүе күрсәткәнчә, коронавирус авырудан 4 метр ераклыкка тарала.

Вирус таралу һавада аэрозоль кисәкчәләр аша бара. Әмма коронавирусны шулай йоктырырга мөмкин булуын раслаучы мәгълүматлар әлегә юк. Кытай галимнәре Уханьдагы йогышлы авыруны җентекле тикшергәннәр. Вирусны тапшыруны өйрәнү тамчы кисәкчәләренең авырудан 4 метр ераклыкта да һавада калуын күрсәткән. Күренүенчә, бу күп кенә илләрдә кешеләр арасындагы мәҗбүри ара буларак билгеләнгән дистанциядән ике-дүрт тапкыр артык. Ләкин галимнәр билгеләп үткәнчә, моңа фәнни дәлилләр әлегә юк. Табиблар барлык илләрдә дистанцияне 1,5-2 метр ераклыкта тотарга киңәш итә. Бүген дөньяда коронавирус авыруы йоктырган миллионнан артык кеше исәпләнә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус