Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корпоратив - флирт урыны түгел!

Хәләлеңне бәйрәмгә озатканда, шул кагыйдәне колагына "тукы"...

Декабрь - Яңа ел корпоративлары гөрләгән чор. Хезмәт коллективлары бергә җыелып бәйрәм итә, шатлана. Гадәттә, мондый чаралар коллективны туплый, берләштерә.

Бәйрәм бәйрәм инде ул! Туй гаепсез булмый, дигәндәй, "хилафлыклар" да булып китүе ихтимал. Статистика мәгълүматларына караганда, хезмәткәрләр арасында романтик бәйләнешләр, хыянәткә барулар, башлыча, корпоративларга туры килә.

Шуңа күрә гаиләдә ызгыш-талаш башланмасын, эштә йөз кызарырлык булмасын өчен бер кагыйдәне онытмагыз: корпоратив - флирт урыны түгел, ул эшлекле чара. Чамадан тыш "төшереп" алган хатын-кызлар да, кызмача, "бәйләнчек" ир-егетләр дә мондый бәйрәмне бизәми. Анда матур гына ял итеп, матур гына кайтып китүең хәерле.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корпоратив