Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корпоративтан соң юкка чыккан

Мәләвез районында волонтерлар инде 10нчы көн рәттән хәбәрсез югалган ирне эзли.

34 яшьлек Геннадий Сычков 2020 елның 27 декабренә каршы төндә Яңа Казанковка авылында яңа ел корпоративыннан соң юкка чыга. Геннадий үзе Дарьино авылында туган.

- 26 декабрьдә туганының улы аны эш урыны буенча корпоративка Яңа Казанковка авылына илтә. 21.00 сәгатьтә банкет тәмамлана, барысы да аерылыша, ә ул исерек хәлдә урамда кала. Туганына шалтыратырга һәм анысы килеп алырга тиеш була, тик телефонын банкетта калдыра. Видеокүзәтү камералары буенча аның бинага керергә тырышуы күренә, әмма, эчтә берәү дә булмаганлыктан, ул анда керә алмый. Күрше Николаевка авылы ягына китә, - дип уртаклашкан социаль челтәрләрдә волонтерлар.

Күрше авылларда яшәүчеләрдән сораштырулар бернинди нәтиҗәләр дә бирмәгән. 26 декабрьдән соң Сычковны берәү дә күрмәгән. Үзе белән акчасы да, документлары да булмаган. Геннадий капюшонлы кара куртка, зәңгәр джинсы, көрән ботинка кигән, бүреге булмаган. Иреклеләр һәм волонтерлар көче белән актив эзләү әле дә дәвам итә.

Югалган ир турында сезгә нәрсә дә булса мәгълүм икән, полициягә (02) яки бердәм ашыгыч хезмәткә (112) мөрәҗәгать итегез.

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/donja/Korporativtan-so-yukka-chikkan-622778/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корпоратив