Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корсагыңны май бөрәме?

Без яратып ашаган кайбер ризыклар корсакка май булып ягыла. Алар – паста (ягъни макарон ризыклар), икмәк, дөге, камыр ашлары һәм, әйе, ышанмассыз – бәрәңге!

Бу нәтиҗәгә диетологлар озак тикшеренүләрдән соң килгәннәр. Алтмыш тугыз симез кеше белән сигез көн дәвамында уздырган тәҗрибәдән чыгып моны ачыклаганнар алар.

Киң таралган аз калорияле диеталарда утырган кешеләргә караганда, сигез көн дәвамында бу ризыкларны чама белән кулланучыларның корсакларындагы май 10 проценттан күбрәккә кимегән. Гомумән, 4,4 процент майларыннан арынганнар.

Белгечләр симезлектән интеккәннәргә ак дөгене башка төсле дөгегә алыштырырга киңәш итә. Ә бәрәңгене кыздырмый, кабыгы белән пешереп ашарга кушалар. Ак икмәкне эре итеп тарттырылган оннан пешерелгәненә алыштырырга, ә макароннарның иң каты сортлы бодайдан ясалганын гына кулланырга һәм күрсәтелгән вакытта пешереп ашарга кирәк.

Корсакка җыелган май шикәр чире белән йөрәк авырулары тууга сәбәпче икән бит, дип яза Өмет.

Алсу Хәбирова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр