Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корткычларга һөҗүм

Бакчачының җаны сабан туен көткән аргамакныкыннан ким түгелдер хәзер. Тәрәзә төпләрендәге нәни үсентеләребез, кояшка үрелеп, мул табынлы киләчәккә өмет уята.

Әмма, алдан хәстәрен күрмәсәк, бөре, чәчәк, җимеш белән тукланып, мул уңышыбызга зур зыян салучы меңәрләгән корткычлар, яшеренгән урыннарыннан чыгып, комсызланып агач-куакларыбызга, нәни үсентеләргә ябырылыр. Яз белән җәй җылы һәм коры килсә, талпан, гөблә кебек төрле корткыч күбәләкләр явы белән аяусыз көрәшергә туры килсә, яңгырлы һәм салкынча сезонда моның өстенә гөмбәчек чирләре баш калкыта. Алмагач һәм грушада - парша, бакча җиләгендә - соры черек авыруы, карлыган белән крыжовникта - септориоз белән антракноз, виноградта - хлороз, ә бәрәңге белән томатта фитофтороз килеп чыгуы көн кебек ачык. Уңышны "дошман"нар белән бүлешәсебез килмәсә, бүгеннән үк җиң сызганып эшкә керешү зарур. Карлыган, крыжовник, зелпе, йоштаның бөреләре уянганчы, куакларның үзләрендә һәм төпләрендә яшеренеп кышлаган корткычларны, гөмбәчекләрне юк итү өчен, аларны баштанаяк шау кайнар су белән коендырабыз. Алмагач, груша, слива, чия, балан, кара һәм кызыл миләш, ирганың бөреләре әле йокыда чагында, гөмбәчек чирләрен алдан кисәтү максатыннан, аларның һәммәсен беренчел эшкәртү зарур. Түбәндәге препаратларның күңелегезгә ятканын яки кул астындагысын үзегез сайлап алырсыз.
100 г бакыр купоросын 10л суда эретеп, көн кичкә авышкач, җилсез, явым-төшемсез вакытта, махсус сиптергеч пульверизатордан бакчадагы барлык агач-куакларны баштанаяк коендырабыз. 200-300 г тимер купоросын 10 л суга болгатып сибү гөмбәчекләрне юк итә. Бакчабыздагы агач-куакларга март азагында 3 процентлы бордос сыекчасын сиптереп чыгабыз. 300 г бакыр купоросын һәм 400-600 г сүндерелмәгән известьне аерым савытлардагы (!) 5әр литр суга салып, әйбәтләп болгаткач, икесен саклык белән генә катнаштырабыз. Нәтиҗәдә зәңгәрсу төстәге состав барлыкка килә. Авыз-борынны яулык белән томалап, махсус күзлек, пирчәткә, халат киеп эшләргә туры килә, юкса, агулануыбыз ихтимал. Икенче эшкәртү яшел конус чорына - бөреләр ачылып, нәни яфракчыкларның очлары күренә башлаган мәлгә туры килә. Максатыбыз - корткычларның йокыдан уянып килүче личинкаларын юк итү. Түбәндәге фунгицидларның теләсә-кайсын дөрес итеп куллансак, бөре, яфрак белән тукланучы ач күзле меңләгән корткычларны кырып салачакбыз. 30-40 г "ХОМ"ны (хлорокись меди) 10 л суда эретеп сибәбез. 40г "Поли-хом"ны яки шул ук күләмдәге "Поликарбацин"ны 10л суга болгатып, агач-куакларга бөркергә була. 100г фосфорлы әче натрий 10 л суда эретеп сибелә. Коллоидлы күкертнең судагы 5-10 процентлы эремәсе дә "дошман"нарга үтергеч тәэсир итә. Бу вакытта 1 процентлы бордос сыекчасы сибү отышлы. "Строби", "Дерозал", "Делан", "Скор", "Хорус" кебек препаратлар, инструкцияләрен дөрес кулланганда, шулай ук бакчабызны корткычлардан тиз арындыра. Соңгыларын эчендә каты төше булган чия, слива кебек җимеш агачларына сибү аеруча нәтиҗәле. Бакча чәчәккә күмелгән мәлдә аны эшкәртергә ярамый, чөнки чәчәкләр пешүдән тыш, аларны серкәләндерүче бал кортлары, төрле файдалы бөҗәкләр дә кырылырга мөмкин. Чәчәкләр коелгач, өченче эшкәртү вакыты җитә. "Хорус", "Делан", "Скор", "ХОМ", "Бордос" сыекчасы отышлы кулланыла, ә дозалары икенче эшкәртүдәге кебек саклана. Әлеге фунгицидлар алмагач, груша, айва, чия, слива, виноград, ирга, балан, карлыган, крыжовникта коккомикоз, клястероспориоз, монилиоз, тап төшү, күгәрек, яфрак бөтерелү кебек чирләрдән, шулай ук җимешләрне тишүче, кимерүче, нәни ботакчыкларның, яфракларның сокларын суыручы күптөрле корткыч бөҗәкләрдән саклану чарасын да үти. Алмагачта, сливада җимшәннәрнең сабакчыкларын кисүче коңгызлар, баланның яфракларын челтәрләп кимерүче корткычлар, яки чия озынборынчыгы пәйда булуын сизеп алсагыз, агач куакларның чәчәкләре коелуга, аларны "Фуфанон", "Дурсбан", "Алатар", "Кинмикс", "Актеллик", "Вертимек", "Искра" кебек препаратларның берсе белән әйбәтләп эшкәртү зарур.
Үзебезне туендыручы җәннәт почмагыбызны бу кадәрле химикатка коендырырга ярыймы икән дигән сорау тууы ихтимал. Әмма бу препаратларның барысын да һичшиксез кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр бакчадагы агач куакларыгыз сау-сәламәт, корткычлар аз икән, химикатлар урынына кул астыбыздагы табигый чаралардан уңышлы файдаланырга була. Әйтик, аш содасы, нашатырь спирты, аш серкәсе, тоз эремәләре, бәрәңге сабагы, томат ботакчыклары, бәрхет гөл, сарымсак уклары яки башлары, суган кабыгы, тәмәке тузаны, әрем, әрекмән, меңъяфрак, ылыс төнәтмәләре, күләмен төгәл белеп сипкәндә, шулай ук корткычларны һәм гөмбәчекләрне юк итә, тир түгеп үстергән уңышыбызны саклап кала ала.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.
http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250