Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кортның була төрлесе… яки Алсу Хәкимҗановадан мастер-класс

Урамда эссе… Әллә шуңа да майлы, итле ризыкларга ис китми. Җиңелчә ризык ашыйсы килә. Тик әлегә бакчада яшелчә, җиләк‑җимеш өлгереп җитмәде. Җәйнең соңаруы үзен сиздерә. Шушы нечкәлекләрне исәпкә алып… корт ясарга булдык.

«ЭШСЕЗЛЕК ЭТӘРДЕ»

Иген игү белән бергә, борынгы бабаларыбыз терлекчелек белән дә шөгыльләнгән. Менә шуңа да татарның өстәлендә гомер-гомергә катык, каймак, эремчек, әйрән һәм корт булган. Соңгысының исеме бигрәк матур яңгырый.
Балтач районында мал тотучылар бик күп. Гадәттә,бер хуҗалык ике-өч сыер асрый. Шуның өчен дә корт ясарга нәкъ менә шушы төбәккә кузгалдык. «Бездә корт ясаучы иң оста кеше - Алсу», - диделәр Балтачта. Шулай дигәч күз алдына күп итеп мал асраучы, үзе җитештергән сөттән корт ясаучы ханым килеп басты. Ялгышканмын икән, корт остасының хуҗалыгында бер генә сыер да юк. Ризыкны ул кибеттән алган эремчектән ясый.
- Тәмле эремчектән корт тәмле була, - диде Алсу Хәкимҗанова. - Гадәттә, өйдәге шартларда эремчекне әчегән сөттән ясыйлар. Шуңадыр корт әчерәк чыга. Ә кибет эремчеген әчетеп ясамыйлар.
Без килгәнче Алсу апаның корты газда кайнап утыра иде. «Монысы әзер дияргә була. Хәзер сезгә күрсәтер өчен, тагын бер партиясен куеп җибәрәм», - диде. Баксаң, хуҗабикә ханым атнасына берничә тапкыр корт кайната икән.
- Дуслар, туганнар, гөбәдия, бәлеш өчен корт кайнатып бирүемне сорыйлар. Юк дисәм, әллә ничек инде.
- Бәясен ничек сөйләшәсез? -дим.
Килосын 300 сумнан бирәм.
- Ә эремчекне күпмедән сатып аласыз?
- 140 сумнан. Эремчекне Балтач сөт-май комбинатыннан алам. Анда эшләүчеләр безне белеп бетерде инде.
- Корт ясау белән күптәннән мавыгасызмы?
- Берничә ел. Эшсезлек этәрде дисәм дә була. Балтач гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укытам мин. Аерым сәбәпләр аркасында, эштән киткән идем. Өч ел гимназиядән аерылып яшәдем. Менә шулвакыт корт кайнатып сата башладым. Аннан янә үз эшемә кайттым. Корт «бизнесы» арткы планга күчте.

ЭРЕМЧЕК ХИКМӘТЕ

Алсу Хәкимҗанова башта кәстрүлнең төбен сыек май белән майлады. Корт төпкә утырмасын өчен шулай итәргә кирәк. Аннан 5 кг эремчекне кәстрүлгә салып өстенә сөт, су агызды. Һәм утка куйды.
- Эш бетте шуның белән, - дип елмайды Алсу апа.
- Безнең шундый тиз арада аш-су әзерләгәнебез юк иде әле, - дим.
- Корт якынча талгын утта ун сәгать кайный. Әйдә әзер булганын көтегез, иң озак әзерләгән аш-суыгыз булыр…
Әйе, әзер корт булганда ун сәгать көтеп утырасы итмәдек. Кашыкларны алып Алсу апаның татлы ризыгын авыз итәргә керештек. Аш-су әзерләгәндә «Кулдан килә», - дигән әйтем бар. Бу очракка ул бик туры килә. Кечкенәдән корт ашап үстем, тик монысы үзгә. Ваграк, уалып та тора.
- Мин ясаган корт оешкан була, төсе дә икенчерәк, - дим Алсу апага.
- Ә сез нәрсәдән ясыйсыз? - ди.
- Катыктан…
- Әйе, әчегән сөт, кефир, катык салсаң, корт оешкан була. Азрак кайнатсаң, минеке төсле үк куе коңгырт төскә дә керми. Үзеңә ашар өчен корт катыктан әйбәт чыга, тик менә гөбәдия, бәлеш өчен эремчектән ясаганы әйбәтрәк.
Ул арада Алсу апа алдан кайнаткан кортын сөзгечкә салды. Суы агып беткәнче, шулай берничә сәгать торырга тиеш икән.
- Кортыгыз баллы, шикәр комын кайчан салдыгыз? - дим.
- Корт әзер булганда гына салам. Югыйсә ул төбенә утырырга мөмкин. Гадәттә, ашарга дигән кортка тагын өстәп шикәр комы, май салам, шуңа баллы тоеладыр ул сезгә.
- Газны бер дә карамыйсыз, - дим, кәстрүлдә кайный торган эремчеккә ишарәләп.
- Юк, аны карыйсы юк инде. Үзе шулай кайнап утыра. Элек буташтыра идем, хәзер кагылмыйм. Кешеләр дә аптырап: «Ничек төбенә утырмый?» - диләр. Осталыкмы, кулдан киләме, белмим. Мин, гадәттә, кортны төнгегә куеп калдырам. Әйтик, кичке унда газны кабызам, иртәнге алтыда сүндерәм.
- Төнгегә газ калдырырга курыкмыйсызмы?
- Аллага тапшырган инде. Төнлә бер тапкыр торып карыйм үзе.
Алсу апа кортны килолап, граммлап та сата икән. Сөзгечтә суын агызып бетергәннән соң, иттарткычтан чыгарта. Һәм нәкъ кибет корты кебек була.
- Әзер кортны суыткыч камерасында саклыйм. Аны теләсә кайчан алып ашарга була. Шикәр комы, каймак яки май өстисең дә.
- Сезнең гаиләдә корт яраталармы? - дим.
- Бик исләре китми. Шулай да безнең өстәлдә бу ризык һәрчак бар. Күчтәнәчкә җибәрергә дә әйбәт.
- Эремчек сатып алып корт ясау үз-үзен аклыймы соң?
- Мин бит аны хәзер табыш алу максатыннан эшләмим, бер хобби кебек. Үзегез беләсез, хобби зур акча китерми.

«УРМАН ҖЕНЕ», ЯКИ АУ СЕРЛӘРЕ

Корт белән чәй эчәргә Хәкимҗановларның күршеләре Сөмбелә Садыйкова да керде. Кайгыда да, шатлыкта да бергә икән алар:
- Безнең Алсу артык тыйнак, - дип сүзен башлады күрше ханым. - Аның пешерә белмәгән ризыгы, эшләмәгән эше юк, әйтми генә. Дистә еллар дәвамында күршеләр арасында барлыкка килгән традициябез дә бар. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә Гает коймагы ашарга Хәкимҗановлар өенә җыелабыз. Мич төбендә күршебезнең ялкында пешергән коймагын көтеп утырабыз.
- Әйе, андый хәлләр була, - дип елмайды Алсу апа. - Утын белән яга торган мичне сүттермәдем, махсус коймак пешерү өчен тотам. Ирем дә, балаларым да мин пешергән коймакны ярата. Янына корт, май куям. Гает намазыннан кайткач, коймак белән башта ирләр чәй эчә аннан хатын-кызлар утыра. Бала-чагалар да килеп кушыла. Үзенә күрә бер бәйрәм ул.
Алсу апа рәсемнәр дә ясый икән. Мичкә дә бизәкләр, төрле сурәтләр ясап куйган, әнә. Тагын аның тормыш иптәше Альберт бик кызык һөнәр иясе - районның баш аучысы. Ни өчендер шушы сүзне ишеткәч, күпләр Альберт абыйны мылтык тотып, кыргый җәнлекләрне атып йөрүче дип уйлый икән. Баксаң киресенчә ул аларга ярдәм итә
- Иремне өйдә күргән юк дисәм дә була, - ди Алсу апа. - Урман кешесе ул. Иртән чыгып китә кичен кайта. Белмәгән кешеләр: «Шул гомер урманда нишләп ятарга мөмкин?» - диләр. Җавап бик гади: кыргый җәнлекләрне ашата, аларны явыз кешеләрдән яклый. Аучылык модада бит хәзер. Теләсә кем урманга барып җәнлекләрне атарга мөмкин. Менә шундый кешеләрне ирем тикшереп, карап йөри. Берсендә хәтта аттылар да үзенә. Ядрә аягына тигән иде.
Кызганыч, Альберт Хәкимҗанов белән танышып булмады, эштә чагы иде. Курку белмәс бу ир Балтач урманнарында ничә кабан, поши барлыгын, башка җәнлекләрнең санын да белә икән. Гомер буе аучы ир белән яшәп, Алсу апа Балтач урманнары турында барысын да белеп бетергән.
- Сезнең урманда бүре, аю бармы? - дим Алсу апага.
- Бүре кереп чыккалый. Ә менә аю яшәми, шулай да бер елны кышлады ул бездә. Ирем аны карап, саклап торды. Гомумән, Альберт кыш буе кабан, пошиларга ашлык ашата. Аучылар булмаса, бик күп кыргый җәнлекләр үлеп бетәр иде. Ә аларны ауларга килгәндә тәҗрибәле сунарчы кайсы җәнлекне, ничәне атарга кирәк икәнлеген исәптә тота. Табигатьтәге баланс турында күпләр белә дип уйлыйм: бер кыргый җәнлек артса, икенчесе кими. Ирем менә шул балансны өйрәнеп, тикшереп тора.
- Ирегезгә кыргый җәнлекләрнең тигәне юкмы? - дим.
- Юк, алар Альбертны таный булса кирәк. Ул үзе да табигатьне бик ярата: яраланган кыргый җанварларны карый, имгәнгән кошларга булыша. Кыргый булсалар да, алар яхшы белән яманны аңлый, күрәсең.
- Альбертны яратып кына «урман җене» дибез, - дип сүзгә кушылды Сөмбелә апа. - Ул урманның теләсә кайсы почмагында нәрсә бар икәнен белә. Җәен аның белән җиләккә гөмбәгә барсаң һичшиксез, юлың уңа.

«МИН ХЫЯЛЫЙ!»

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Алсу Хәкимҗановадан корттан ризык әзерләү төрләрен сорашам.
- Әлеге ризыктан гадәттә корт сумсасы, гөбәдия пешерәм, - диде хуҗабикә. Уртача зурлыктагы гөбәдиянең төбенә 350 грамм корт салам. Тәмле корт гөбәдияне бозмый, күбрәк булган саен татлырак кына итә. Ризыкны әзерләгәндә күбрәк фантазиягә таянам. Гомумән, тормышта да хыялый мин. (Хуҗабикә ханым тагын кортлы май рецепты белән дә уртаклашты - авт.).
Алсу апа бүген Балтач гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укыта. Шулай ук әлеге белем йортында «Хыялый тургай» исемле балалар театр түгәрәге алып бара. Концерт, кичәләр өчен сценарий яза. Тагын шигырьләр иҗат итә.
Өч балага гомер биргән әлеге мөләем ханымның дөньясы түгәрәк. Ике кызлары зур инде, онык та бүләк иткәннәр. Ә төпчек уллары Ариф 17 яшендә: Казанда укып йөри.
- Яшеллекне, тереклекне яратам, - диде Алсу апа. - Менә тагын ямьле җәйләр килде. Тормыш матур, шуны белгән, аңлаган кешегә. Балалар кайгысы күрми, тигезлектә, саулыкта яшәргә язсын. Ә калганы була аның. Кортын да кайнатабыз, башкасын да әзерлибез…
Алсу апа корт рецепты белән бүлеште.

КОРТ РЕЦЕПТЫ:

(ЯКЫНЧА 4 КГ КОРТ ЧЫГА)
1. Эремчек - 5 кг
2. Сөт - 1 литр
3. Су - 1 литр
4. Шикәр комы - 0,5 кг
5. Сыек май - чама белән

КОРТЛЫ МАЙ РЕЦЕПТЫ:

1. 2 стакан иләнгән корт
2. 1 стакан сөт
3. 150 грамм шикәр комы
4. 300 грамм сарымай яисә атланмай.
Киптерелгән кортны төеп, илиләр. Аннан соң шуңа сөт өстәп, ботка сыман булганчы, сүрән утта кайнаталар. Һәм эретелгән атланмай, шикәр комы өстәп, яхшылап болгаткач, янә 10 минут чамасы сүрән утка утырталар. Әзер массаны тәлинкәләргә салып, салкынга куялар.
1. Сөт салабыз!
2. Су кушабыз!
3. Газга утыртабыз!
4. Шикәр комы салып, янә кайнатабыз!
protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250