Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коры үлән яндыру тыела

Язын җир-су кибә башлагач, җир хуҗалары коры үләнне яндыра башлыйлар. Янәсе ул яңа үләннең үсешен яхшырта, туфрак көл белән ашлана. Чынлыкта исә бөтенләй башкача.

Коры үләнне яндыру туфракның гумусын начарайта, нәтиҗәдә, болай эшләү булачак уңышка да начар тәэсир итә.

Өстәвенә, басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар да китереп чыгара. Соңгы елларда коры үлән яндыру нәтиҗәсендә зур гына авыллар коточкыч фаҗига кичерде, меңләгән кешеләр йорт-җирсез калды. Мондый аяныч хәлләр корыган үләнне яндырырга яратучыларга сабак булсын иде.

2015 елда РФ Хөкүмәте янгынга каршы режим кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертте. Хәзер коры үләнне яндыру катгый тыела һәм законны үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартыла.


Рәүф ИСМӘГЫЙЛЕВ,
ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге дәүләт инспек
торы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын