Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коры үлән яну нәтиҗәсендә йортка, каралты-курага ут каба

Башта ир-ат утны үз көче белән җиңәргә тырыша, ләкин җил аркасында ялкын тиз арада хуҗалык корылмаларына күчә.

Яшел Үзән районында торак йорт һәм хуҗалык корылмалары янып көлгә әйләнгән.

Янгын көндез Луковское авылында килеп чыга. Йорт хуҗасы үз участогы артында узган елгы коры үләннең янганын күргән

Башта ир-ат утны үз көче белән җиңәргә тырыша, ләкин җил аркасында ялкын тиз арада хуҗалык корылмаларына күчә.

Янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче, ут сарай, мунча һәм бүрәнә йортны камап ала. Коры һава торышы, көчле җил нәтиҗәсендә барлык корылмалар да тулысынча янып беткән.

Янгынның гомуми мәйданы 141 квадрат метр тәшкил итә. Үлгәннәр, зыян күрүчеләр юк.

Коры үләнгә ут кабу  сәбәбе – сүнмәгән тәмәке яки кемнеңдер явыз шаяруы булырга мөмкин, анысын тикшерү органнарына ачыклаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын