Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кош гриппыннан ничек сакланырга соң?

“Бу кош гриппы адәмгә дә куркыныч яный, ди. Аннан ничек сакланып була соң? Тавык ите, йомырка ашыйбыз бит көн дә...”. Сайт укучыбыз әнә шундый сорау бирде.

Әлеге сорауга җавап итеп, кош гриппыннан саклану буенча түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез.

Кош-кортны һәм йомырканы бары тик рөхсәт ителгән урыннардан, ветеринария хезмәтләре биргән документларны тикшергәннән соң гына сатып алырга.

Йорт кошлары кыргый кошлар белән элемтәгә кермәсен өчен шартлар тудырырга.

Чи итне әзер ризык белән янәшә сакламаска.

Чи һәм чиле-пешле йомырканы аерым да, ризык составында да ашамаска.

Үлгән кош-кортларның калдыкларын йорт кошларына ашатмаска.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы