Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Котлыйбыз! ШАТ-Көшкәтбашка – 4 яшь (+фото)

Көшкәтбаш авылының "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме үзенең 4 яшьлек туган көнен билгеләп узды.

“Шушы дүрт ел эчендә шактый гына үзебез турында мәгълүмат туплый, кемнәрнедер сөендерә алдык... Моннан соң да шулай матур итеп,  #авылдашларны зурлап, #безнекеләрне барлап яшәргә насыйп итсен!” дип яза "ШАТ-Көшкәтбаш” төркеме үз битендә. 
Чыннан да, 4 ел эчендә бәһаләп бетермәслек хезмәт башкарды төркем. Гел эзләнүдә, иҗат итүдә, авылдашларын куандыруда алар. Кечкенә генә авылның интернетта үз бите булуы, аның тулы канлы тормыш белән яшәве сокландыра. 
Ә биредә кемнәр эшли дисезме? Төп хезмәтләреннән һәм гаилә тормышларыннан тыш, төркем эшчәнлеген дә гөл итеп алып баручы кызлар белән якыннанрак таныштырыйк әле.

Гөлшат Ганиева, Гөлнара Рахматуллиналар - хәбәрчеләр, Гөлназ Галимова - хәбәрче/редактор, Гүзәлия Хәсәнова- комментатор/хәбәрче, Назлыгөл Нәкыйпова -фотограф, Лилия Гарифуллина - хәбәрләрне урнаштыручы/админ, төркем җитәкчесе. 
Төркем ничек оешкан, тарих битләренә дә күз салыйк. Кечкенә генә авыл мәктәбенең, кечкенә генә иҗат концертына әзерләнгән видеоязма әлеге төркемнең оешуына сәбәп була. Баштарак челтәргә "менәргә" оялучылар күп булса, хәзер үзенең, күршесенең, дусларының яңалыгы белән бүлешеп, кызларга теләктәшлек белдерүчеләр көннән- көн арта. 
Туган көнең белән, "ШАТ-Көшкәтбаш”! Иҗат коллективына уңышлар, гаиләләрегездә тигезлек, ил-көннәргә тынычлык, үзегезгә сәламәт телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев