Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коточкыч һәлакәттә тулы бер гаилә вафат була

Россиядә "Игътибар, юлларда балалар" һәм "Төп пассажир - бала" дигән акцияләр бара. Шулай булуга да карамастан, юлларда фаҗигәләр кимеми. Үлем үкенечле була, диләр. Хәзер бәян ителәчәк Төмән трассасында булган юл-транспорт һәлакәте һәм аның азагы һәр кешегә гыйбрәт булсын иде.

Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый - алар юл читендә бәрелешә.

Һәлакәт аркасында "Лада" машинасының йөртүчесе һәм аның гаиләсе: 26 яшьлек хатыны белән 8 айлык кызы үлә. Бала автобишектәге махсус каешлары белән эләктерелсә дә, бишек үзе машинаның саклык каешларына эләктерелмәгән (чөнки машинаның арткы каешлары сүтелгән) була. Автобишек бала белән бергә машинаның арткы өлешенә чыгып оча. Арткы утыргычта барган әни кеше дә тәрәзәдән чыгып оча. Машина йөртүченең дә саклык каешын эләктермәве ачыклана.

"УАЗ" машинасының 52 яшьлек йөртүчесе һәм 23 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
Чыганак: Интертат ру.
Фото: http://searchnews.info/events/72549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250