Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коточкыч! Казанда витаминлы тамызгыч (капельница) аркасында бер ир-ат үлгән.

Нефролог: «Витаминлы тамызгычларның бер файдасы да юк. Ул акча тозагы гына»

Казанда витаминлы тамызгыч (капельница) аркасында бер ир-ат үлгән. Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды. Фаҗигә 21 август көнне кич белән булган. 

Декрет ялындагы хатын таныш косметологына шалтыратып, витаминлы тамызгыч куюын сорый. Аның ярдәмендә тәнендәге шешенгән урыннардан котылмачы була ул. Иптәшкә ире дә кушыла. Ул витаминлы тамызгыч ярдәмендә иммунитетын ныгытмакчы була. Әмма тамызгыч астында ятканнан соң күп тә үтми ирнең дә, хатынның да хәле авырая. Алар кан коса башлый, температура күтәрелә. Әмма табиблар хатынның гына гомерен саклап кала алган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тамызгычта витамин урынына исерекләрне айныта торгач сыекча булган дигән фараз да бар. Анысын тикшерү күрсәтер. Бу очракта шунысы бәхәссез: витаминлы тамызгычларның файдасын шик астына куйган тагын бер мисал бу. Табиблар мондый ысул белән сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләргә сак булырга кирәклеген гел искәртеп тора, югыйсә.


Табиб-терапевт, нефролог, диетолог Регина Ахуньянова соңгы арада популярлашып киткән витаминлы тамызгычларның сәламәтлеккә зыяныннан башка бер файдасы да юк, дип кисәтә. Система астында ятып, организмны берьюлы әллә ничә төрле витамин белән баетудан гыйбарәт ул. — Мондый система аша организмга натрий хлоридында эретелгән витаминнар керә. Шул ук вакытта аларга беркайда да теркәлмәгән, бернинди тикшеренү узмаган законсыз матдәләр дә салына. 

Мисал өчен: тәндәге пигмент тапларын, җыерчыкларны бетерә дип саналган витаминлы тамызгыч составында С витамины, альфа-липой кислотасы һәм глутатион дигән матдә бар. Соңгысы организмны тәмәке тартканда, кояш астында пешкәндә пәйда булган зарарлы матдәләрдән саклый.

Ул организмда секунд саен бүленеп чыгып тора һәм яшь барган саен аның күләме кими. Аны бернинди дару, витаминлы системалар ярдәмендә дә арттырып булмый, — ди табиб. Регина Ахуньянова белдерүенчә, табиб белән киңәшләшмичә генә шушы витаминлы тамызгычлардан файдаланучылар арасында кан басымы чамадан тыш күтәрелгән, хәтта микроинсульт кичергән кешеләр дә булган. — Организмга система аша кертелгәндә глутатион эндотоксин бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә кеше аңсызланып егылырга мөмкин. Альфа-липой кислотасы исә шикәр чире китереп чыгара ала. Кешедә С витаминына кытлык булмаган килеш, организмга система аша шушы витамин кертелгән очракта кан китәргә мөмкин. 

Күргәнегезчә, мондый витаминлы тамызгычларның бер файдасы да юк. Акча тозагы гына бу. Бер витаминлы тамызгыч уртача 3–5 мең сумга төшә. Санап карасаң, үзкыйммәте 300 сумга гына чыга. Мондый хезмәткә реклама ясар алдыннан блогерлар да кат-кат уйлансын иде, — ди ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149617/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев