Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кояш сүнде, ай калыкмас булды

2018 елның ахыры безнең өчен бик тә фаҗигале булып истә кала инде... 27 декабрь кичендә, безне – 3 баласын, яраткан Нуриясен, әти-әниләрен, туганнарын, дус-ишләрен, яраткан Балтачын калдырып, киявебез Илнар Дамир улы ахирәткә китеп барды.

Безнең өчен кояш сүнде, ай калыкмас булды. Шулай да, адәм баласы кеше белән туа, кешеләр белән үлеп китә икән. Гомере өзелгәч тә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аның газизләренә рәхимле булды, аеруча да Ансар Гыйләҗев хәсрәттән югалып калган кызыма, мәрхүмнең якыннарына ярдәм итте, өйрәтте, киңәшләрен бирде. Соңгы юлга озатырга килгән кешенең дә иге-чиге юк иде.

Аннан инде кайгы мине аяктан екты. Хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Рәхмәт, район үзәк хастаханә коллективына, баш табиб Газинур Дәүлиевка, урынбасары Сәвия Ильясовага, үземне хөрмәтләп дәвалаган терапия бүлегенең көндезге бүлегендә эшләүче – Илдар Сәлаховка, Роза Шакировага, Гүзәлия Гарифуллинага. Алар минем күңелемдә фәрештәгә тиң булып калдылар. Илнарның үлемен бик авыр кичердек. Безнең күңелләрдә үлмәс кеше булып калырсың син, Илнар, урының җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә авыр туфрагыңны җиңел, тар гүрләреңне киң итсен. Хуш мәңгегә, җаның тыныч булсын!

Сине яратып, бабаең Камил, хатының Нурия, 3 балаң исеменнән әбиең Румия Мәҗитова.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев