“Койрыклы” ял
ИншаллаҺ, башта – елларны барлап, соңрак – айларны санап, көне-сәгатен көтеп алган пенсия яшенә җиттем. “Мин бүгеннән башлап ялда, әле сиңа алты ай “пахать та пахать”, – дидем, хатынымны үчекләп. Ярты ел чиләнәсең бар әле, ягъни. Хатыным миннән 5 яшькә яшьрәк.
“И-и-и, әйтәсең бармы, – ди ул. – Юләр булгач, япь-яшь көемә бер карт пенсионер белән яшәүгә дучар булдым шул. Тирә-якта үз ишләрем дә бихисап, югыйсә. Ярый, минем иртәгә эшкә барасым бар. Озакка сузмыйк, йокларга ятыйк, картлач”. Һаман шулай үчекләү, яшь, имеш.
Иртән уянгач эшкә җыену уе белән тора башлаган идем дә, келт итеп үземнең пенсионер икәнем искә төште. Вәт лафа ичмасам, киерелеп ята бир. Әнә хатын эшкә барсын.
“Иртәнге чәйне йокы туйгач эчәрмен, – димен. – Кәтлит-мәтлитләреңне дә соңрак җылытып ашармын”. “Ярый, – ди хатын, – син барыбер көне буе тик ятасы кеше, минем идәнем дә юылмаган. Бер арада юарсың инде. Җыештырырга өлгермәгәннәрне җыештырып бетер, керләрне дә үтүкләп куй. Барыбер тик торасың. Чүп түгү, келәм-паласларны кагу турында әйтеп тә тормыйм, – ди. – Менә сиңа исемлек, шуның буенча башка вак-төяк эшләрне дә эшләп бетер!”
Менә сиңа мә! Иртүк торып, шапыр-шопыр чәй эчеп, эшкә сыптыру хәерлерәк икән. Хатын эшкә киткәч, иркенләп черем итү тормышка ашмас бер хыял булып юкка чыкты. Көнлек бурычларны тезеп, хатын эшкә китте. Барысын да башкарып чыгарга атна буе җигелсәң дә бетерәм димә. Буш вакыт күп булуның җимеше бик үк татлы түгел икән шул.
Иң башта хатын телдән сеңдергән йөкләмәләрне үтәргә кирәк, билгеле. Аннары – язма күрсәтмәләр. Әйдә инде, пенсионер, тик тору камытын киеп, җигел.
Йөгерә-атлый, дигәндәй, булыша торгач, көнем үтеп киткәнне дә сизмәгәнмен. Шулай мәш килеп йөргәндә, хатын кайтып керде. “Ай, рәхмәт төшкере! – ди. – Карт булсаң да җитез икәнсең, бер эшем дә калмаган. Чәеңне куеп, кәтлитләреңне дә җылытсаң, рәхәтләнеп чәйләп алырбыз”.
Хатынның “чәйләп” сүзен ишеткәч, кичәге пенсия юу искә төште. “Мәйләп алсак та була”, – димен. “Ышту син, – ди ул, – андыйны башыңнан чыгарып ташла. Синең яшьтә чәй мәслихәт, карткаем, мәйлек заманың узган”. Башыма суккандай булды. Димәк, миңа хәзер... Уфф!
Ярый иртәгәгә эш калмады. Иркенләп, үз дигәнчә ял итеп кенә ятармын.
Иртән иркәләнеп кенә ятканда ике баласын җитәкләп килен килеп керде. “Әткәй, бүген детсад эшләми икән. “Санитарный день” диме, балаларны куяр урын юк. Син барыбер буш, бүгенгә карап тор инде”, – ди. Мине тик торучылар исемлегенә кертеп, кайсын ничек ашатырга, кайчан йоклатырга, горшокка утыртуны истән чыгармаска, кай җирләрен ничек юарга һәм башка төр эшләрне тезде дә, “Менә моннан барысын да укырсың”, – дип, режим язылган кәгазен тоттырып чыгып сызды.
Бала карау... Шул ук минутта бу сүзтезмәнең төп мәгънәсен тулаемы белән төшендергәндәй, биш яшьлек оныгым тумбочка өстеннән беркемгә дә комачауламаган бәллүр вазаны төшереп ватты. Үзем дә сизмәстән тегенең йомшак җиренә шапылдатып алдым. Я, Хода, шушы кетмернең кай җиреннән чыга ул кадәр тавыш... Үкерә генә! Аңа кушылып өч яше дә тулмаган оныкам да оран сала башлады. Уртаклашуыдыр инде.
Мүкәйләп пыяла ватыкларын җыям. Шул арада икесен дә юатам, иркәлим, сөям. Туктатырсың, бар! Йөгертеп кәнфит китердем. “Монысы кирәкми, шикалат кирәк”, – диләр. Пыр туздырып эзләнәм, юк кына бит! “Тик кенә утырыгыз, – димен. – Хәзер шоколад та, морожный да алып кайтам. Елашмагыз”.
Шып! Өйдә тынлык. Кайтуыма бәләкәче пес иткән. Тә-ә-әк, бу турыда нинди күрсәтмәләр язылган икән? Әһә, башта үзен юындыру, аннары – юешләнгән чүпрәк-чапракларын. Мәш киләбез. Берсен көйләгәнче, икенчесе берәр этлек ясый. “Вата күрмә!” – дип, кулыннан бер нәрсәне алсаң, икенчесен эләктергән була. Ул онык дигәнең, чын дөресен әйткәндә, адәми заттан түгел, шайтан баласы диярсең, этлек өстенә этлек ясарга укытып куйганнармыни! Бәләкәе дә калышмый. Башына горшогын кигән дә, салдыра алмый үкерә, паровозмыни. Минут, какуй-такуй, секунд эчендә ун төрлегә әйләнәләр. Мин секунд саен йөз төрле бөтерелүгә дучар. Шунда теге үлем хәлендә яткан әбинең хәлен сорагач: “Бала карау түгел инде”, – дигән сүзенең хак булуын аңладым.
Һәр эш азагы белән хәерле ди. Көнем үтеп, рәхмәтләрен укып, килен балаларын алып китте. Ярый әле хәлемне сорап тормады. Теге әби сүзен әйткән булыр идем.
Ярый, иртәгә дә көн бар. Иркенләп ял итеп, үз дигәнемчә генә уздырырмын.
Юраган юш килми икән шул. Икенче көнне улым килде. “Әти, дүрт стена арасында ятма. Әйдә, мин сине дачага илтеп куям. Саф һава, җылы кояш, ял итәргә будка да бар”, – ди. “Ай, рәхмәт төшкере!” – димен. Наканис, ял итү мөмкинлеге. Дача дигәннәренә җиткәч: “Әти, – ди улым, – тик торганчы, менә бу казылып бетмәгән түтәлләрне эшкәртеп бетереп куй әле. Чүп үләннәре дә басып килә. Вакытың буш үтмәсен”.
Һе, саф һава, кояш нурлары, кулда көрәк, аякта кирза итек, әйдә, пенсионер, сукыр тычкан кебек чокын да чокын. Көне буе бил дә язарга форсат булмады. “Ял” дигәнем “койрык” булып чыкты.
Шулай кәтержән кебек хезмәттә көн арты көннәрем үтә торды. Мине чыгырдан чыгарганы авылдан бабай килеп керүе булды. “Кияү, – ди бу, – ятма выхлопной газ иснәп, әйдә, авылга, саф һавада ял итеп ят...”
“Ял” сүзен ишетүгә башым әйләнеп китте, дер калтырый башладым. “Нәрсә булды? Төсең китте. Авырый башладыңмы әллә?” “Юк, юк, авырмыйм да, чирем дә юк. Мин – тап-таза, тик торудан туйдым. Иртәгәдән эшкә чыгам”, – димен. “Син заводтан уволен бит, нинди эш ул?” – дип сорый хатын. “Завод капкасы төбендә каравылчы булып торырга да риза... Мине картлар исемлегеннән сызыгыз. Мин әле оһо-һо-о, тик ятарлык түгел. Иртәгәдән эшкә и вчү!”
Шулай иттем дә. Эшкә кердем. Вәт кайда ул чын ял!
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.
Автор: Резида Валитова / Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев