Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көзге табигать

Көз һәрвакыт көтмәгәндә килә.

Әле кичә генә эссе җәй иде. Кояш гел шулай кыздырып, көннәр гел эссе торыр кебек иде. Сентябрь ае җитеп, мәктәптә укулар башланса да, без әле көзне көтми идек.

Көннәр кисәк суытты. Күк йөзен авыр болытлар каплады. Төняктан суык җилләр исә башлады. Көзнең якынлашуын без барыбыз да сиздек. Әле кичә генә кыздырган кояш бүген инде җир өстен җылытмый башлады.

Тиздән табигатьтә дә көзнең беренче билгеләре күренә башлар. Агачларда сары яфраклар барлыкка килер. Кошлар да төркем-төркем җыелып җылы якларга китә башларлар. Беренче карга әле бик ерак. Ләкин ямьле җәй инде безнең белән хушлаша, ә алтын көз үзенең килеп җиткәнлеген белдерә.

 

Диләрә Закирова

Яңгул урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев