Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күпфатирлы йотрларда ремонт өчен җыелган акчалар нәрсәгә тотыла?

"Коммуналь түләүләр белән бергә ремонт һәм торакны тоту өчен акча җыела. Менә шушы җыелган акчаларның ни өчен һәм ни рәвешле тотыла икән", дип кызыксына күпфатирлы йортларда яшәүчеләр. Без исә әлеге сорауны район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Гәрәфиевка бирдек.

- Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән коммуналь түләүләрдән тыш, өстәмә рәвештә ремонт һәм торак мәйданнарны тоту өчен биш юнәлеш буенча акча җыела. Тариф буенча торак фонды белән идарә итү өчен - 2,50, йорт яны территориясен җыештырган өчен - 1,72, торак биналарга агымдагы ремонт һәм йорт яны территориясен төзекләндерү өчен - 2,25, суүткәргечләр-канализация торбаларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен - 1,90, йорт эчендәге җылыту системасын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен фатирның бер квадрат метрына 1,21 сум исәбеннән билгеләнгән.

- Бу акчаларга нинди эшләр башкарыла?
- Әлеге акчаларга подъезд тәртипкә китерелә, тышкы төзекләндерү эшләре: бозылган тротуарларны, коймаларны һәм спорт җайланмаларын, хуҗалык мәйданнарын, ял итү урыннарын тәртипләү кебек эшләр башкарыла.

- Кайсы йортта ремонт ясаласы ничек хәл ителә?
- Без халык тарафыннан йорт өчен җаваплы итеп сайланган кеше һәм биредә яшәүчеләр белән очрашулар үткәреп, беренче чиратта кайсы йортка ремонт кирәклеген ачыклыйбыз.

- Һәр йорттан җыелган акча шул йортның үз мәнфәгатьләре өчен генә тотыламы?
- Бездә күпфатирлы йортларда фатирларның мәйданнары аз күләмдә булу сәбәпле, шул йорттан җыелган акча гына аны ремонтларга җитми. Шуңа да акча гомуми фондка җыела. Җитмәсә тариф буенча тиешле сумманы түләмәүчеләр дә гомуми эшкә аяк чалалар.

- Түләмәүчеләр шулай күпмени?
- Бүгенге көндә миллион сумнан артык әҗәт җыелды. Аларның эше судта. Менә шундый намуссыз кешеләр аркасында фондка акча аз җыела, димәк, ремонт та аз була. Әлеге йортларда яшәүчеләр шуны аңлап, тариф буенча тиешле суммаларны вакытында түләп барсыннар иде.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина
Фото: http://deita.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250