Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күптән көтелгән бәхетләр (+фоторепортаж)

Районыбызда булган Яңа ел алды вакыйгалары халкыбызга бары тик сөенечләр генә китерә торган. Борнак авылында җирле халык, балалары булган гаиләләр аеруча да зарыгып көткән мәктәп-бакча комплексы ачылды.

Бистәдәге “Сабантуй” ял паркы территориясендә блок-модульле чаңгы базасы ишекләрен ачты. Әлеге объект та спорт сөюче балаларыбыз, яшьләребез, өлкәннәребез өчен гаять тә кирәк иде. Шөкер, рәхимле дәүләтебез, аңлы җитәкчеләребез ярдәмендә барысына да ирешә барабыз, инде алга таба – Яңа 2019 елда да барлыкның кадерен белеп, яңа объектларыбызны саклап, бәрәкәтенә кинәнеп, игелекләнергә язсын.

Объектлар ачылышында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башкалабыздан килгән күпсанлы кунаклар катнашты.

Борнактагы бер катлы  мәктәп-бакча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бүленгән республика акчалары хисабына эшләнде. 616, 7 кв.метр мәйданда эшләр җәй буе дәвам итте. Үзәкне салып чыгу 27 миллион 474 мең сумга төште, дип белдерәләр җаваплы иптәшләр. Подрядчы оешма – “Строитель” ширкәте, (субподрядчысы – “Строймастер”). Үзәк бинасында 14 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп урнашкан – ике сыйныф бүлмәсе бар; 15 балага исәпләп балалар бакчасы эшләнгән, балаларны тукландыру өчен ашханәсе, 50 урынлы актлар залы бар. Еллар имин килеп, борчу -мәшәкать күрми белем   һәм тәрбия алып, әлеге мәгариф объектының рәхәтен, бәрәкәтен күрергә язсын  Борнак халкына.

Чаңгы базасы да җиһазлар белән тулыландырылган, кирәкле инвентарьлар бар, барлыгы 128,84 кв.метр мәйданны биләп тора. Бина чаңгы базалары төзү буенча республика программасы нигезендә сафка басты.Төзелеш эшләренә 6 миллион 959 мең 343 сум акча тотылды. Төзүчесе – “Эвриал” ширкәте. Объект район халкына физкультура һәм сәламәтлек эшләре алып баруга, спорт белән даими шөгыльләнүчеләргә мөмкинлекләр тудыруга, спорт чаралары үткәрүгә, гаиләләр белән ял итүгә, гомумән, халыкка хезмәт күрсәтүгә корылган.

Рәхәтләнеп бирегә килә,  чаңгыларда шуа, саф һавада йөри  аласыз, хөрмәтле райондашлар! Ялларның кышкы ямьле көннәрен, матур кичләрен гаиләгез, дуслар, якыннарыгыз  белән уздыру өчен менә дигән мөмкинлек бу!

Әлеге объектлар ачылган көнне, ягъни 22 декабрьдә, ике көн рәттән район башлыгы призына традицион көрәш тә барды. Мәртәбәле бәйге турында газетабызның икенче битеннән укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа объектлар