Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Күптән көткән грант”, ди җитәкчеләр

Районыбызның Пыжмара, Шеңшеңәр, Смәел җирле үзидарәләре, республика күләмендәге конкурста җиңү яулап, берәр миллион сумлык грантка ия булдылар.

Авыл юлларын ремонтлау, тәртипләү максатыннан оештырылган чираттагы бу ярдәм бик вакытлы булды, ди җитәкчеләр.
-Бу грантны күптән көтәбез инде, - ди Смәел җирле үзидарә башлыгы Рифнур Йосыпов. - Сизнер авылында Совет һәм Фрунзе урамнарын тәртипләүгә тотачакбыз. Ике елдагы үзара салым акчасына бу авылның үзәк урамының 400 метрына таш түшәлгән иде инде, бу акчага быелгы үзара салымны да кушып, үзәк урамда эшне тәмамларга, җиткән кадәр Фрунзе урамына да җәяргә исәп. Сметалар эшләтә башладык инде.
Пыжмарада бүгенге көндә су трассалары алыштырыла икән, әлеге грант акчасына бозылган юлларны тәртипләячәкләр. Шеңшеңәрдә исә бу сумма ике авылга да бүленеп, иң начар урыннар ремонтланачак һәм тыкрыкларга таш җәеләчәк, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250