Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күптән түгел өлкәннәрне куркуга салган самолет Балтач күгендә тагын пәйда булган

Самолетлар очалар Зәңгәр күкне кочалар

Атна ахырлары җиттеме, районыбыз күгендә самолет гөрелтесе, аэроплан тавышы тынмый. Әле ярый күпләп очмыйлар, куркуга калыр идең. Аларда кемнәр очадыр дисезме, очучы янәшәсендә нәкъ тә безнең кызыксынучан райондашлар инде. Балтачны бер әйләнеп чыгу 1000 сум тирәсе! Менә шулай, моңа бөтен кешенең дә мөмкинлеге җитми, самолет бик тә чыгымлы әйбер ул.

Һавада үзебезнең аэродром самолетлары пәйда булса, гел бер кызык хәл искә төшә. Кызык та, кызганыч та инде ул. Берничә ел элек кичкырын редакциябез телефоны шалтырый. Нормалылар икән, олы яшьләрдәге бер апа: "Сеңлем, зинһар, ярдәм итә күрегез, - ди, (нәрсә булган дип торам). - Бер самолет күктә ниләр генә кыландырмый, зират башыннан очып килеп чыга да, йортларның түбәсенә менә тиям, менә тиям, дип, выжлап ук узып китә. Без сугыш чоры кешеләре, йөрәкләребез жу итеп тора, өйдән чыгарга куркып утырабыз. Берәр чарасын күрегезче, я түбәне алып китә, я мәтәлеп-кадалып төшәчәк бу, диләр. Без үз чорында күпне күргән буын, мондый өнне ала торган тамашалар кирәк түгел безгә".
Очучының кем икәнлеген, андый оста алымнарны кем күрсәткәнлеген аңлап алдым. Чөнки шул көннәдә генә дә аны мактап-хуплап язмам чыккан иде. Бәлки куанычыннан да бушка шундый очышлар күрсәтәсе килгәндер. Шундый матур язмадан соң, кешене хурлап чыгып булмый бит инде. Тиз генә шалтыраттым аэродром директорына: шулай-шулай мин әйтәм. Әйе, шул егет ул, хәзер элемтәгә керәм, ди.
Шулай бистә үзәгендәге детсадка менеп барам. Карыйм, теге самолет әкрен генә аэродромга таба кайтып килә, борынын салындырган. Сабан туе мәйданы өстенә генә җиткән иде, и тотынды күнегүләр ясарга. Рәхәтләнде генә инде, кызым белән туйганчы, күзләр арганчы күзәттек. Очучы өчен бер куансам, өлкән яшьтәгеләрне хәвефләнүдән коткардым дип икеләтә куандым.
Фото: http://properm.ru/news/afisha/24789/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250