Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Красноярскида дамба җимерелгән урында 18 килограмм алтын белән сейф табылган

Кызганыч, бернинди алтын-көмешләр дә биредә һәлак булган 17 кешене кайтара алмый. 3 кеше әлегә хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

Тикшерү комитеты дамбаларның алтын табу участогында грунт суларын бүлү өчен законсыз төзелүен ачыклаган. Җимерелү иң өске гидротехник корылмадан башланган, ә аннары көчле су агымы тәэсирендә тагын дүртесе җимерелгән.

Урындагы хакимияттән хәбәр итүләренчә, артель «Сибзолото» холдингына карый, тик беркайда да теркәлмәгән. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, участок башлыгы су басу зонасында эшчеләр бистәсе төзүнең куркыныч булуын белергә тиеш булган. Ул артельнең генеральный директоры һәм участок мастеры белән бергә кулга алынган.

Алтын тулган сейф дамбаны җимергән елга култыгыннан табылган. Аны ачып, алтынын каза күрүчеләр мәнфәгатендә файдаланырга уйлыйлар. Ә алар саны 27гә җиткән.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Краноярск