Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кредит тозагына эләкмә...

Кредит – ул шундый нәрсә инде: аны алганчы, беренчедән, бирәсеңне, икенчедән, күпкә арттырып бирәсеңне уйла. Процент ставкалары кәгазьдә – бер, ә түләгәндә икенче төрле булуы да ихтимал.

Русиялеләрнең банкларга бурычы тоташ алганда 55 триллион сумга җиткән

Бүген кредит түләмәгән кеше юктыр ул. Чыннан да, безнең заманда ансыз яшәп тә булмый. Русиялеләрнең күпчелегенең керем  дәрәҗәсе кыйммәтле әйберләр сатып алырга мөмкинлек бирми, ә күчемсез милек, автомобиль  турында сөйлисе дә түгел. Бик азлар гына аларны тулысынча түләп сатып алала. Шуңа күрә банктан кредит  алу илдә зур популярлык алды. Бүгенге көнгә оешмаларның банкларга бурычы 16 триллион сумнан артып киткән. Русиялеләрнең гомум бурычы исә 55 триллионга җитә. Кешеләр, процентлар арта баруга карамастан, кредит алуны дәвам итә.  

Тикшерүләр күрсәтүенчә, русиялеләр еш кына бер максатсыз кредит ала. Бу күп төр продукцияләргә бәяләр арту тизлеге югары булу белән аңлатыла.

Кредит бирүче микрофинанс оешмалар турында да онытмаска кирәк. Алардан акча алучылар саны 30 процентка арткан.

Бүгенге көндә илебез буенча бурычлылар саны 11 миллион кешегә җиткән. Әлбәттә, ел ахырына бу сан артачак кына. Әйткәндәй, агымдагы елның икенче кварталы нәтиҗәләре күрсәтүенчә, Башкортстан бирелгән ипотека кредитлары күләме буенча илдә тәүге өч төбәк исәбенә керде.

Кредит – ул шундый нәрсә инде: аны алганчы, беренчедән,  бирәсеңне һәм, икенчедән, күпкә арттырып бирәсеңне уйла. Процент ставкалары кәгазьдә – бер, ә түләгәндә икенче төрле булуы да ихтимал.

Аның була төрлесе

Кредитларның төрлесе бар: ипотека, автокредит, кулланучылар кредиты һәм башкалар. Банклар, мәсәлән,  кулланучылар кредиты ал­ган­да, кредит картасы да бирә. Аның аша мин үзем дә үттем.

Машина алганда кредит сорарга туры килде. Аны рәсмиләштергәндә банк кредит картасы бүләк итте. Аның куллану шартларын  аңлатып китәм.

Бер яктан караганда, бик уңай­лы. Шул картадан өч айда 50 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Ул акчаны 50 көн эчендә кай­тар­саң, проценты исәплән­мәячәк. Шулай ук, кибетләрдә дә аның белән исәплә­шергә мөмкин. Акчаны алып торасың да, хезмәт хакы килгәч, кайтарасың. Әмма күпләр 50 көнгә сыешмыйча, шундый кредит аркасында зур бурычларга чума.

Андый карталардан акчаны һәр­вакытта да процентсыз  алырга ярамый. Өч айдан соң, аннан акча алган өчен зур процентлар исәплә­нә.

Мәсәлән, 100 сум алсаң – иртәгә 150не түләргә тиеш буласың.

Бер иптәшем шундый хәлгә тарыды да инде. Алар – яшь гаилә, яңа гына баласы туды. Ай саен 20 мең сумга якын ипотека түлиләр. Әлбәттә, әни кеше өйдә бәләкәй бала белән. Әти кешенең генә хезмәт хакы һәрвакыт та җитми. Тормышта төрле хәлләр була бит.  Шуңа күрә ул карта рәсми­ләштерде.

Шартлары шундый ук. Ярты ел дәверендә аны кулланып яшәгәннән соң, аның өенә бу карта буенча бурыч бар дип хатлар килә башлый.

Аннары аңа банк хезмәткәрләре шалтырата. Шунда картаның тагын да яңа шартлары булуы ачыкланды. Өч айдан соң картага автомат рәвештә  яңа шартлар теркәлгән, ә банк хезмәт­кәрләре бу турыда белдермәгән. Ә инде үзе киле­шүне теркәгәндә моңа игътибар итмәгән. Документка имза куелган, шуңа күрә бу акчаны түләргә туры килә. Ә бурыч шактый гына, процентлар  зур була.

Тагын бер проблема – кредит карталарын ябу. Кайбер банкта аларны ябып та булмый.

Мондый хәлгә тарымас өчен, һәрвакыт килешүне игътибар белән укыгыз. Аң-лашылмаган урыннар  булса, сорау бирергә курыкмагыз.

Дөрес сайла...

Һәр очракның үзенчә­лекләре бар һәм нәкъ шуңа туры килгән кредитны сайларга кирәк. Дөрес сайламаганда, зур бурычка батуың ихтимал.

Күптән түгел бер ханым кыйм­мәтле өр-яңа машина сатып алган иде. Әлбәттә,  ул аны кредитка алды, автокредит түгел, ә кулланучылар кредиты алып, 500 километр йөргәннән соң, ул каты гына авариягә эләгә. Юл вакыйгасында ул үзе гаепле. Шуңа күрә аңа бернинди дә акча түләнми. Ә менә машинаны автокредитка рәсми­ләш­тергән булса, банк ремонт бәясен тулысынча кап­лар иде. Бу “Каско” дип атала.
Автокредит алганда, “Каско” рәсмиләштерү мәҗбүри. “Каско” ул шул ук машинаны страховкалау, әм­ма машина белән нидер булса, акчаны сезгә кайтара. Мәсә­лән, югарыдагы очракта ремонтны шул рәвешле эшлә­тер­гә булыр иде. Әл­бәттә, “Кас­ко” арзан нәр­сә түгел, әмма машинаны кредитка алган очракта моны эш-ләр­гә кирәк.

Кем ул коллектор?

Коллекторлар агентлыгы төшен­чәсе безгә АКШтан килеп кергән. Асылда ул – билгеле бер процентка кредит бирүче белән бурычлы кеше арасындагы бурычны кайтаруны үз өстенә алган арадашчы. Русиядә беренче коллектор агентлыклары банкларның иярчен пред­приятие­ләре буларак эшли башлаган. Һәм алар банк­ларның бурычла­рын кайтару белән генә шөгыльлән­гән. Күп кенә илләрдә аларның хокуклары закон белән чик-ләнгән. Мәсәлән, АКШта кол­лекторның, төнлә шалтыратып, бурычлы кешенең җа-нына тияргә, аны эзәрлек-ләргә, гомумән, хакы юк. Без­дә дә коллекторлар кеше хокуклары буенча декларация­дә каралган чикләрне узарга тиеш түгел. Коллекторлар башта телефоннан шалтырата. Аннары бурыч турында искәртеп хат җибәрә. Болар да нәтиҗәсез калса гына өйгә килә. Хокук сагында торучылар фикеренчә, бездә коллекторлар эшчәнлегенең  хокукый нигезе юк. Алар Русия Федерация­сенең Гражданнар кодексына таянып эш итә. Шулай булгач, коллектор төнге вакытта тыныч­лык бозып шалтыратса, аның үзен административ җаваплылыкка тарттырырга мөмкин.


Шул ук вакытта…
Ипотека каникуллары кертелде

Агымдагы елның 31 июленнән русиялеләр ипотека каникулларын рәсмиләштерә ала. Ипотека каникуллары – ул ташламалы чор, аның дәвамында авыр финанс хәлендә калган кешеләр кредит буенча айлык түләү күләмен киметергә мөмкин. Банк һәм заемчы кул куйган өстәмә килешү ярдәмендә процент ставкасын һәм айлык түләү суммасын киметергә, яки бөтенләй түләми торырга мөм­кин. Ипотека каникулын бер елга кадәр рәсми­ләш-терергә була.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит