Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күренекле язучы Әхәт Гаффар вафат

Тукта, әҗәл, җитәр, туктап тор... 

Тукта, әҗәл, җитәр, туктап тор...  Инде шулай дип кычкырып ук әйтәсе килә башлады. Күпме танышлар, якыннар, күренекле шәхесләр җир куенында ята. Көн тудымы, кемнедер югалтабыз, татар дөнҗясында бигрәк күп үлем-китем. Яңа ел алдыннан гына мәшһүр җырчы Венера Ганиеваның тормыш иптәше үлеп китте, ә 1 гыйнвар көнне тагын авыр хәбәр- Әхәт Гаффар вафат.

Википедиядән. Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — татар драматургы, журналист. 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә мөхбир һәм бүлек редакторы булып эшли. 1982 елда Ә.Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә. Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта. Ә.Гаффар драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, симвыл-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» (1980) һәм Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» исемле драмалары (1981) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан тыш, Ә.Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. 1977 елда әдипнең үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.

Милләтебез өчен җан атып яшәгән күренекле шәхесләребезнең урыннары җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыр кайгы