Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы кысаларында конкурс үткәрелә

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы кысаларында конкурс үткәрә.

Грантлар түбәндәге шартларны үтәүчеләргә бүленә:
- Сыерлар саны 24 баштан ким булмаган сөтчелек фермаларына;
- 30 баштан ким булмаган терлек тоткан мөгезле эре терлек симертүчегә;
- ана дуңгызлар 10 баштан ким булмаган дуңгызчылык фермасына;
- 100 баштан ким ана сарыгы булган фермага;
- 50 баштан ким булмаган савым кәҗәсе тотучыга;
- кимендә 20 биясе булган атлар асраучы фермага;
- кимендә 4000 баш бройлер яки 1000 баш казы булган кошчылык фермасына.
Документлар һәм заявкалар шушы елның 9 нчы апреленнән кабул ителә башлады һәм 8 нче майга кадәр алыначак. Алар түбәндәге адрес буенча министрлыкта кабул ителә: 420014, РТ, Казан, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 309нчы кабинет. 9дан 16 сәгатькә кадәр.
Конкурс шартлары белән тулысынча үзегездәге җирле үзидарәгә кереп таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250