Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көрәгең майланыр да, эшең җайланыр!

Парафин яисә балавыз. Чиста, коры көрәккә аларның кайсын да булса сөртеп, горелка яисә фен ярдәмендә җылытырга кирәк.

Кар ябышмасын өчен нишләргә? Йорт-кура тирәсен вакытында чистартып тормасаң, көрт басып китәргә генә тора. Юеш карны көрәү үзе авыр булса, көрәккә кар ябышу бу мәшәкатьне тагын да катлауландыра. Хәзер кибетләрдә көрәкнең ниндие генә юк: металл, пластик, агач. Әмма аларның берсе дә кар ябышудан азат түгел. Эшне җиңеләйтүнең берничә юлы бар. Аларның кайсы да файдалы, нәтиҗәле булыр.

1. Парафин яисә балавыз. Чиста, коры көрәккә аларның кайсын да булса сөртеп, горелка яисә фен ярдәмендә җылытырга кирәк.

2. Чаңгы майлый торган мазь, спрей. Моның өчен, әлбәттә, аны махсус кибеткә барып, сатып алырга кирәк.

3. Әгәр кул астында WD-40 спрее бар икән, көрәккә шуны сиптерегез. Кар көрәү шунда ук җайланып китәчәк. Ул автозапчастьләр сатыла торган кибетләрдә бар.

4. Әгәр өегездә боларның берсе дә булмаса, аяк киемнәре тазарта торган гади генә силиконлы губка ярдәмгә киләчәк. Очсыз да, нәтиҗәле дә! Эшләрегез җайлы һәм уң барсын!

https://kiziltan.ru/budni/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәк