Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күргән ишеткәннәрдән …

- Укырлык бернәрсә дә юк газетагызда, - ди күптәнге бер танышым. - Нәрсә укыр идең соң? - Белмим, - ди. Үзеңдә бер фикер булмый торып, башкалар хезмәтенә бәяне ничек биреп була икән ул?! *** - Бәрәңге утыртып азапланасы да юк хәзер. Саттың алдың. - Әйе шул, җәй буе арасыннан чыгып...

- Укырлык бернәрсә дә юк газетагызда, - ди күптәнге бер танышым.
- Нәрсә укыр идең соң?
- Белмим, - ди.
Үзеңдә бер фикер булмый торып, башкалар хезмәтенә бәяне ничек биреп була икән ул?!

***
- Бәрәңге утыртып азапланасы да юк хәзер. Саттың алдың.
- Әйе шул, җәй буе арасыннан чыгып булмый.
- Кая, копалка килә әнә. Хатынга әйтим әле, кешеләрен җыя торсын.
- Мин балалар кайткач, киләсе атнага казыттырам инде.
Ике күрше бәрәңге казыр алдыннан ел да шулай сөйләшеп ала һәм яз саен икесе дә 20шәр сутый бәрәңге утырталар. Җирне ярату, җиргә берегү шушы буладыр инде ул.

***
- Күр әле боларны, подиумда йөргән кызлар кебек, - ди ире хатыны алып кайткан күркәләрне күрсәтеп.
- Ашаулары да шул чама гына аларның, чемченәләр. Үзебезнең үрдәк-каз түгел инде, - ди хатыны.
Ир-ат чагыштыруы белән хатын-кыз чагыштыруы арасындагы аерма сизелеп тора шул инде, мәйтәм.
Фото: http://novosti-n.org/ukraine/read/79478.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250