Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күркәм холыклы Салавыч егетләре

Яңа Салавыч егете Ришат Саттаров безнең күз алдында үсте. Балачак шуклыклары белән түгел, ипле, тыныч, тәртипле булуы белән аерылып торды.

Әле дә шундый. Күркәм холкы белән генә түгел (аннан беркайчан әшәке сүз ишетмәссең, кемгәдер кычкыру, талашу түгел, тавыш күтәреп тә эшдәшмәс - чын мәгънәсендә сабырлык өлгесе!), бар эшкә кулы «ятып» торуы, тәртипләп, җиренә җиткереп эшләве белән дә сокландыра ул. Ундүрт ел хуҗалыкта тәгәрмәчле тракторда эшләүче Ришат, белмим, берәр елны макталмый калдымы икән?! Районда җиңгән еллары гына да дистәгә якын. Кайда кушсалар - шунда бара, нәрсә эшләргә кушсалар, шуны булдырып эшли. Өстәвенә карусыз, күндәм. Тракторы белән дә бик оста идарә итә. «Аллы-артлы җайланма-агрегатлар таккан тракторлар арасында оста йөртүчеләр конкурсы үтсә, Ришат, һичшиксез, җиңәр иде», - дип күзәтәбез аны без, күршеләр.
Әти-әни, хатын, балалар хакын хаклап яшәүче, эшеннән, тормышыннан канәгатьлеге йөзенә чыккан Ришат, ашыкмас-кабаланмас, әмма, төзек техникадай, «келтер-келтер» һаман эштә, һаман хәрәкәттә булыр. Эштән арып кайттым дип тә тормый ул. Агач-тимер эшен бердәй булдыргач, эшсезлектән аптырамый. Үзенең эретеп ябыштыру агрегаты бар, капка-коймаларын да үзе эшләде.
Әле бу җәйдә, интернеттан өйрәнеп, ишегалдына брусчатка җәйде. Балаларына бик матур атынгыч ясап куйды. Барысына кайдан вакыт таба да, ничек өлгерә дия торган!
Иске Салавыч егете Раушан Зарипов турында да җитәкче-белгечләр дә, өлкәннәр-балалар да бердәй үз итеп сөйли. 17 ел хуҗалыкта автобус йөртүче Раушан беркемне юлда калдырмый. Иң беренче булып руль артына утырып юлга чыга, хуҗалыкта иң соңгы кеше булып техникасын гаражга куя ул. Әмма, ничә карасаң да, ачык йөзле, игътибарлы. Шунысы да бар: аның эше тонна-километрларда да бәяләнми, процентлар белән дә үлчәнми.
Гадилеге, тыйнаклыгы белән әле күләгәдә калырга да мөмкин. Әмма авылдашларының ихлас рәхмәте, хөрмәте, әгәр бизмәннәрдә үлчәп булса, бу егетне рекордлы нәтиҗәгә ирешүчеләр сафына, һичшиксез, күтәрер иде. Андыйларның хезмәте, ул эшләп торганда әлләни ялтырамый, күзгә ташланмый шул. Аның урынында берәр генә көн, яисә вакытлыча эшләп торучылар да бу эшнең авырлыгын тиз аңлый.
Кармы-яңгырмы - һәр бирмеш көндә юлда шул ул. Техникасын кайчан ремонтлый да, кайчан тәртиплидер? Монысы билгесез. Әмма һәрчак төзек, һәрчак рейста - монысы хак. Башкаларга гына түгел, гаиләсенә дә игътибарлы Раушан. Тәртипле, тырыш, тугры.
Ришат кебек үк ул да гаиләсе өчен яши. Күрше ике авылда үссәләр дә, аларда уртаклыклар бик күп. Мөгаен, төп охшашлыклары - эшкә мөнәсәбәттәдер. Тырышлык, кешелеклелек тә бизи үзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250