Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күркәсе дә күркәсе, уч төбе кадәрдер моның үпкәсе...(+фото)

...бер мәртәбә ботка пешереп ашарга җитәдер... Өй тирәсендә аш-су әзерләүче бер ханым берәүләрнең симез бройлер тавыкларын күреп шулай дигән иде.

Бу очракта аның сүзен әлеге ап-ак, чип-чиста күркәләр өчен кулланасы килә. Сөбханалла! Әллә кайда түгел, безнең районның Куныр авылында бу патшадай горур күркәләр!
 
Күркә үстерү җиңел түгел, четерекле, диләр. Чебешләре җылы ярата, аерым игътибар кирәк. Менә бу күркәләр 8-13 килограмм тәшкил итә, 20 килограммнан да артып киткәннәре була икән. Килограммын 350 сумнан тәкъдим итәләр икән, моңа гаҗәпләнерлек түгел, үстергән кеше күпме көч, күпме чыгым сарыф итүен үзе генә белә.
 
Күркә итенә Татарстан базарларында да ихтыяҗ зур, чит илләрдә аны читкә бөтенләй дә сатуга чыгармыйлар, ди, файдасы барлыгын беләләр, үзләреннән артмый.
 
Күркә ите тавыкныкыннан да йомшаграк. Аның составында холестерин аз һәм ул фосфорга бай. Кош итләре арасында күркәнекендә калий да күп. Бу ит җиңел эшкәртелә һәм яхшырак үзләштерелә. Күркә итендә тимер күләме тавыкныкыннан - 1,5 тапкыр, сыер итеннән - 2, бозау итеннән 3 тапкыр күбрәк.
 
Айгөл Сафиуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250