Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кроссовкилы Кыш бабай яки Яңа ел маҗаралары...

Кичә Көшкәтбашта Яңа ел тамашасы бик үзенчәлекле булды... Матур теләкләр, авылыбызның һәр өлкәсендә эшләүчеләргә җиткерелгән рәхмәт сүзләре, аларга багышланган җыр-биюләр белән башланган тамаша бер тында узды да китте...

Быел безгә Кыш бабайның да үзенчәлеклесе, заманчасы килгән иде... бераз яшәреп тә киткән кебек үзе... һава торышына карап итеген дә бик матур кроссовкиларга алмашкан... ни әйтсәң дә итек белән йөри торган түгел... күрәсең һава торышы бабайга гына бәйле түгел... Кыш бабабыз хәтта җырлый да белә булып чыкты... Карсылу да үзе дә бик матур җырлар башкардылар... бәйрәмгә дә бик нык әзерләнеп күп кучтәнәчләр, Рәхмәт хатлары төяп алып килгән булып чыкты ул... без дә үзенә әзерләп килгән бүләкләребезне тапшырдык...тәмле җиләк кайнатмасы, бербөтен икмәк, юынырга мунчала Кыш бабай капчыгына күчте... хәтта үзен кочаклап битеннән үбүчеләр дә булды әле... 
Быел маскаларның күп булуы кичәгә авылдашларыбызның ныклы әзерлеге турында сөйли... кемнәр генә килмәгән иде монда... әтәч белән эт, мунчага баручы әби белән бабай да бәйрәмгә сугылганнар, песиләр, пингвиннар, хоккеистлар, дамочка с собачкой, омоннар да, пиратлар да бар иде... кыскасы санап кына бетерә торган түгел... Кыш бабайны озаткач халык уен мәйданын кыздырды... әллә нәрсәләр уйнап бетерделәр... чыршы тирәли дә җырлап- биеп әйләндек, төрле милләт биюләре дә биедек... Иң кыены жюрига булгандыр мөгаен... кеше ял иткәндә эшләү ни әйтсәң дә олы сабырлык сорый...быел авыл халкының бәйрәмгә актив рәвештә чыгуы да йөрәкләргә май булып ятты... теләсәк булдырабыз икән бит җәмәгать... бәйрәмгә чыккан кеше буш китмәде бит әле... керү билетларына уйнатылган бүләкләр белән кайтып китүчеләр хәйран булды...кыскасы, матур булды кичәге көн, кабатланмас, күңелле мизгелләр бик күп булды, сагынып сөйләрлек Яңа ел тамашасы бүләк иткән клуб мөдире Хасанова Гүзәлиягә, тирләп- пешеп билет саткан Семина Фәния апага, кич буе эшләгән жюрига, уеннарда актив катнашучыларга, бәйрәмгә кайткан, чыккан авылдашларга зур РӘХМӘТ...

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы