Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күрше тавыгы күркә булып күренә

Эчеңдәге шайтанны йөгәнли алмасаң, күзең хәрамгә гашыйк булып, иң кадерле хәләл малыңны да югалтырсың. Янәшәбездәге кешеләрнең кадерен белик!

Бер ир-ат хәзрәт янына килгән:
— Әй, хәзрәт, хатыным белән озак еллар бергә яшибез, балаларыбыз да бар. Әмма ул мине хатын-кыз буларак җәлеп итми башлады, аңа карап сокланмыйм, — дигән.
Хәзрәт:
— Ник алай? Ул нык үзгәрдеме? Ямьсезләндеме? Берәр бәлагә тарып, йөзе үзгәрдеме? — дип сораган.
— Юк, артык үзгәрмәде. Өйләнешкәндәге шикелле төз гәүдәле, йөзе дә шундый ук, — дигән ир.
— Яныңнан узып киткән чит хатынга күзең төшәме соң? — дип сораган хәзрәт.
— Кайдан белдегез? — дип башын аска игән бу ир.
— Гөнаһка бирелгәндә, начар гамәл колы булганда, сезгә рөхсәт ителгән нәрсәләр күзгә күренми. Хәрамгә гашыйк булганда, хәләл хатыныгызны күрми башлыйсыз, — дип аңлаткан хәзрәт.
Гөнаһлы гамәлләрне юлдаш итмәсәк иде. Янәшәңдәге кешеңнең ни дәрәҗәдә якын, кадерле, кирәкле икәнен күп очракта аны югалтканнан соң гына аңлыйсың.

Татарларда бер мәкаль бар: күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр. Кайчакта чит кеше тормышы ал да гөл, барысы да яхшы, хатыны да иң чибәре булып тоела. Имеш, синең генә барысы да начар, тормышың бармый, эшең гөрләми, хатының да искитәрлек түгел, балаларың да булдыксыз. Булганына шөкер итсәң, нәфесләнмәсәң, кешенекенә күз төшермәсәң, үзеңнеке дә сөекле булып күренер. Эчеңдәге шайтанны йөгәнли алмасаң, күзең хәрамгә гашыйк булып, иң кадерле хәләл малыңны да югалтырсың. Янәшәбездәге кешеләрнең кадерен белик!

Ирек мәйданы

Фото: https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев