Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күршеңдә тузган йорт, ташландык каралты булса, нишләргә?

Безнең Яңа Салавыч авылында яшәүче Рафаэль Сабирҗанов, мәсәлән, түзде-түзде дә... үзе тәртипләргә алынды.

Иң элек җирле үзидарәгә әйтеп, биек, ярым корыган тупылын кистертте. Аннан авып-түнеп беткән капка-коймаларын җыеп алды. Яңа баганалар утыртып, бәпкә-киштәлекләр корып, бу араларда эштән бушаган чакларында шунда профиль бора. Дөрес, өр-яңаны ук түгел. Калайларын "Татарстан" хуҗалыгыннан алып кайткан. Ике ел элекке давыл кубарып аткан калайларны турайтып-төзәткәч, бер дигән койма килеп чыга. Мең дә бер һөнәр иясе, бик тырыш хуҗалар яшәгәне әллә кайдан күренеп торган каралты-кура янәшәсендә бөтен авылның ямен җибәреп торган бу ташландык йортка барыбызның да эч поша иде анысы. Үз хуҗалыгын һәрчак төзек, матурлап-яңартып кына торучы Рафаэль (рәсемнәрнең берсендә аның йортын да күрәсез) бу гамәле белән бик күпләргә үрнәк күрсәтә һәм сокландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250