Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күршеләрдә фаҗига. Барыбыз да сак булыйк!

Арча районы Көек авылында йорт янган.

Кичә иртәнге якта була бу хәл. Янгын күптән түгел төзелгән яңа йортның икенче катында чыга. Өйдәгеләр ниндидер тавышка уянып китәләр. Утны яндыралар, ут янмый. Урамга чыксалар, өске яктан төтен чыкканын күреп алалар.

Янгынчыларга шалтыратып әйтергә өйдә ут та юк. Күршеләргә уятып кергәнче, берникадәр вакыт уза. Янгын частена хәбәр сәгать 4 тулып киткәч керә. Янгынчылар янгынга җәелергә ирек бирмиләр. Әмма йортның өске каты яраксызга әйләнә. Аскы катын ремонтлап, яшәргә була, ди. Янгынчылар янгын электр чыбыгыннан чыккан булырга тиеш, диләр. Әлегә бу фараз гына. Тикшерү бара, дип яза Арча хәбәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын

2
X