Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күршеләрдә ниләр бар?

Теләчедә, мәсәлән, олы юл өстендәге туктап ял итә торган кафе-ресторан янында Аккош күле бар.

Күлгә кадәр үткәнче башта мини зоопарк аша узасы - анда күгәрченнәр, кытай әтәчләре, фазанның берничә төре, һәм башкалар яши. Бәйдә бәрән печән чемченә, читлек эчендә пони йөренә.
Борынгылыкны чагылдырып, кое ясап куйганнар, чиләген төшереп-менгерү, суы булмаса да, балалар өчен кызык. Шалаш эчендә Ленин бабай язып утыра, каләме дә, карасы да шул чорныкы. Шул тирәдә генә манекен татар ирләре, киленнәре "эшләп йөри". Утыргыч- атынчыкларда рәхәтләнеп ятып та, утырып та атына аласың.
Бер почмакта борынгы тормышны чагылдырган бүлмә, аннан инде күл - басмада су анасы чәчен тарап утыра, малае качып тора, суында аккошлар, каракошлар йөзә. Акча түләп көймәдә йөздертәләр (йөздертүчесе булса, әлбәттә, анысы югалып та тора).
Биләмәгә кергәндә хәйрия әрҗәсе тора, кеше саен 50 сум, җыелган акча зоопаркны киңәйтүгә тотыла, диелгән. Хуҗаның башы эшләгән, ресторан, кафе-бардагы ашау-эчүдән калган калдык-постыкны әрәм-шәрәм итми, зоопарктагы кош-кортларны, хайваннарны ашата.
Фото: https://vk.com/wall224187868?offset=160

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250