Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күсегә нинди табын корырга?

Яңа ел табынына меню төзү – шактый катлаулы һәм мәшәкатьле эш, чөнки бюджетка сыешырга, кунакларның күңелен күрергә генә түгел, табын Яңа ел символын да канәгатьләндерерлек булырга тиеш.

Ак күсе елын каршылаганда нәрсә пешерергә? Бу эш бик катлаулы булмаячак, чөнки күсе күп ашамый, нәзакәтле дә түгел. Ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, сыр, тәм-том һәм камыр ризыклары – 2020 ел хуҗабикәсе берсеннән дә баш тартмас. Күселәр гади ризыклар ярата, мул табынга ул бик сөенәчәк.

Күсе ерткыч җәнлекләргә керә, шуңа күрә кайнар ашка ит әзерләргә кирәк булыр. Нинди ит тә ярый, ә гарнирга килгәндә, гадәти бәрәңге генә түгел, ә төрле ярмалар (ясмык, карабодай, дөге) да сайларга була.

Әгәр гаиләгез ботканы бәйрәм сые итеп кабул итми икән, бәрәңгедән берәр яңа төр ризык әзерләп карарга мөмкин.

Табынга сез теләгән төрлелекне салатлар һәм кабымлыклар өстәячәк. Чөнки Яңа ел символы туклыклы продуктлар ярата. Шуңа күрә салатлар һәм кабымлыклар ясаганда сыр һәм чикләвекләрне күпләп куллана аласыз. Бигрәк тә ак күсенең яраткан ризыгы – сырга басым ясарга кирәк. Өстәлгә эскәтер сайлаганда, ачык төсләргә өстенлек бирергә кирәк, аш-су кирәк-яраклары көмештән булса яхшырак.

Күсе баллыны үлеп ярата, шуңа бәйле рәвештә яңа ел өстәлендә десертлар булуы мәҗбүри. Бу җиләк-җимеш нигъмәте яки камыр ризыклары булырга мөмкин.

“Көмеш кыңгырау” газетасы

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап