Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күселәр турында: миф һәм чынбарлык

Күселәрнең канализациядә күп­ләп яшәүләре турында балачактан ук ишетеп беләбез. Алай гына да түгел, интернет челтәрендә метрода алагаем зур күселәр барлыгы турында хәбәр итәләр.

Алар бик күп ашыйлар һәм зыян китерәләр икән. Хәтта андагы электр кабельләрен дә чәйнәп өзәләр, имеш...

Күселәр метрода яши

Кимерүчеләрне өйрәнүче университет белгече, өлкән фәнни хезмәткәр әйтүенчә, күселәр азык булган җирдә генә яшиләр. Белгәнебезчә, метрода күселәргә ашарга азык юк, шуңа күрә кимерүчеләрнең анда булуы мөмкин түгел. Вентиляция ябылган капкачлардан, телефон коммутация­ләреннән үтеп, алар торак йортларга, ашханәләргә, азык-төлек кибетләренә үтеп керергә һәм анда рәхәтләнеп үрчергә мөмкин. Торак йортлар янындагы азык-төлек калдыклары күселәргә тереклек итәргә мөмкинлек бирә. Күселәр яшәү өчен катлаулы, берничә урынга чыга ала торган оя казыйлар. Анда аларның азык-төлек складлары да бар. Төрле куркыныч вакытларында алар ояларында качып тора. Шулай ук ул ояларда балалар да үстерәләр. Күсе балалары әнисен ике атна буена имәләр, бу вакытта алар җир өстенә чыгып йөрмиләр.

Җир астындагы күсе шәһәрләре

Күселәр яши торган шәһәрләр фантазия, уйдырмалар турында язу­чылар балалар күңелендә шактый озак саклана (мәсәлән, «Күселәр Корольлеге»). Чынлыкта исә күселәр оешып, бергәләшеп яши. Алар арасында үзенә бер тәртип бар, кайсысыдыр «өлкәнрәк», «югарырак» дәрәҗәдә. Ата һәм ана күселәрдә дә шундый ук хәл. Бу күселәр сугышканда күренә. Әгәр күсе «көмәнле» булса, аңа караш та үзгәрә. «Югары» дәрәҗәдә торган күсе гомер буена алай булмый, чираттагы сугышта аны көчлерәк, яшьрәк башка күсе җиңәргә мөмкин. Беренче чиратта күселәр үзләренең тормыштагы дәрәҗәсен саклап яши, ә бала үстерү, үрчү икенче планда кала. Күсе уртача өч ел яши. Язын туган күсе балалары, көзен туганнарына караганда, азрак яшиләр.

Җанкисәр күселәр

Күсе, төрле инфекцияләр таратучы буларак, күпләргә билгеле. Ә алар тик торганда башкаларга һөҗүм итмәве турында белмиләр. Җанкисәр күсе ач булса, көчсез күсене үтереп, ашарга мөмкин. Мәскәү шәһәрендә күселәр кешеләргә бер елга уртача 250 тапкыр һөҗүм итәләр икән, шуларның өчтән икесе – балалар. Аларның таяклар белән төртеп, аларны котыртулары билгеле. Качарга урыны булмаса, әлбәттә, күсе өскә сикерә. Гомумән, күселәр кешеләргә күренеп йөрергә тырышмый. Аларның колаклары бик яхшы ишетә, сизү органнары да «яхшы эшли». Кешеләрне ерактан ук сизә, куркыныч булганда, үзенең оясыннан чыкмый. Гади күселәр үтергәнче сугышмыйлар, көчлесе ачыклангач, икенчесе ул урыннан качып китә. Башка территориядән килгән күсе булса, бу җирдән аны куып җибәрәләр, әмма үтермиләр, дип яза Шәһри Казан.

Нияз Бишбалта, Казан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күселәр