Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбаш – игезәкләр авылы (фото)

28нче ноябрь көнне Көшкәтбаш авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган оригиналь кичә булып узды.

Бәйрәмдә авылда яшәгән барлык әниләрдән дә бераз аерылып торучы, үзенчәлекле әниләр катнашты. Алар - дөньяга берьюлы ике бала бүләк итүче, дүрт бала тәрбияләүче һәм өч малай - өч баһадир үстерүче әниләр.
Соңгы 30 елда Көшкәтбашта 6 гаиләдә игезәк балалар туган, кечкенә генә авыл өчен бу саннар бихисап дип әйтерлек. Чараны төрледән-төрле музыкаль номерлар бизәп барды. Бәйрәмгә килүче һәркем әлеге кичәне күз яшьләрсез генә карый алмады. Чөнки һәрбер гаиләнең үз тормыш юлы һәм аның белән бәйле хатирәләре. Киләчәктә дә авылыбызда мондый төр бәйрәмнәр булып торса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250