Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбаш Кыш бабае амәнәт калдырган

Без дә Кыш бабайдан бүләк алдык бит әле! Аны безгә яшәү ямен-тәмен татып яши белгән, актив һәм дә матур авыл тормышы алып баручы көшкәтбашлылар бүләк итте.

Көшкәтбаш мәдәният йортында үткән бал-маскарадта Көшкәтбаш Кыш бабае “Хезмәт”леләргә дә бүләк ясады, – аеруча да актив көшкәтбашлыларга Рәхмәт хаты тапшырганда безне дә онытмаган! Шушы көннәрдә Кыш бабайның амәнәтен авылның мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Хәсәнова җитәкчебез Вакыйф Зәкиевка җиткерде.

“Көшкәтбаш авылының яңалыкларын һәрдаим үзләренең шәхси сайтларында һәм ВК челтәрендә теркәп, авылыбыз данын район һәм республика күләмендә яктыртып барганы өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең Балтач районы “Хезмәт” редакциясе коллективы бүләкләнә. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, игелекле кешелек мөнәсәбәтләре, җылылык һәм шатлыклар алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын! Бәхетле яңа ел насыйп булсын, барлык изге теләкләрегез тормышка ашсын! Көшкәтбаш Кыш бабае” диелгән хатта.

“Хезмәт”нең хезмәтен күргән өчен рәхмәтләр яусын Көшкәтбаш кыш бабаена!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы