Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбаш – Субаш... юлларыңа кем соң баш?

Көшкәтбаш-Субаш юлларыннан зарлану һич тынмый, "авылны сагынабыз, әмма кайтырга кот чыгып тора, өр-яңа машинабызны кызганып күзләрдән яшьләр килә", ди бирегә кунакка кайтучыларның берсе.

Районыбыз юллары инде рәтләнеп бетеп килә, нигә соң Көшкәтбаш белән субашлылар гына газап чигә? Әлеге юлларга район җитәкчелеге баш булса, бу як шоферлары инде әллә кайчан шома юллардан җилдерер иде. Тик, кызганыч, ике авыл арасы федераль юл санала, аңа болай гына баш булып булмый.
- Көшкәтбаш-Субаш юлы ремонтланса, мин дә бик куаныр идем, - ди Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин.- Нинди дә булса программага эләгеп, юлны төзекләндерү юлларын эзләү бара. Финанс табылуга юлчылар төзекләндерү эшенә керешәчәк.
Әнә шулай дип тынычландырды җирлек башлыгы. Димәк, сабыр гына көтәргә кала. Бәхет дигәннәре быел елмаерга охшамаган, әмма өмет бар: җитәкчеләребез бер Көшкәтбаш-Субаш юлын гына нәүмиз калдыртмасына ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250