Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашлылар быел да авылдашларын чәй эчәргә чакыра

Бер җыелып алыйк әле Күңеле булсын җәйнең... Онытылмый әле тәме Узган ел эчкән чәйнең...

"Хөрмәтле авылдашлар! Әйдәгез,быел да бер җыелып, уйнап-көлеп,сөйләшеп, тәмле итеп чәй эчеп алыйк. Һава торышы бозылмаса, 30 июль көнне барыгызны да тау башына чәй эчәргә чакырабыз. Көтү кайтып, эш беткәч, чәй күчтәнәчләрегезне алып рәхим итегез. Шат кәеф һәм елмаюлы йөзләрегезне үзегез белән аласы. Үткән ел Илһам абый безне таба алмаган иде, быел аны кабат чакырмыйча булмас. Илһам абый, гармуныңны көйли тор, безнең җырлыйсы килә. Гөлзада апайның гөбәдиясен дә сагындык, коймак быел да Гөлшат апайдан булачак. Кадрия апай, үткән ел син бик булдырып пешергән идең ул коймакны. Кыскасы, барыгызны да көтәбез. Күрше-күләннәрегезне,туган-тумачаларыгызны үзегездән калдырмагыз. Бер күрешү үзе бер гомер. Бер авылда яшәп кайбер авылдашларны күптән күргән юк, әйдәгез, очрашыйк", дип хәбәр итә "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме.
Көшкәтбашлылар узган ел да чәй - җанга җәй дигән девиз белән бик матур очрашу оештырган иде. Менә быел да әлеге очрашуны кабатларга дип торалар, кем белә, әллә киләчәктә әлеге гадәт матур традициягә дә әйләнер. Ничек кенә булса да, әлеге авыл халкы белән гел сокланып киләм. Усал бит ул шалканнар, дисәләр дә, бердәм алар, бөтен бәйрәмне уртак итеп гөрләтәләр, ә инде бәйрәмнәр бетеп торса, үзләре оештыралар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250