Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашта Альп таулары ... яки Воронежда ни хәлләр?

Бу юлы авылга чираттагы җәйге ялга дип төнлә кайтып төшәләр алар. Иртәгесен кулына чыбыркысын тотып көтүгә чыгып китә ул. Ә нәрсә, авыл кызына бер эш тә куркыныч түгел.

Рәхәтләнеп, сагынуга сусаган күңеленә шифа алып, туган якның сулышын тоеп, матурлыгын күңеленә сеңдереп, телефонына хәтерләп йөреп кайта ул.

Бүген иртә баштан телефоныма шушы сурәтләр белән Зөһрәдән сагыну тулы хат килеп төште. "Ялга кайтып, көтүгә чыккач хозурланып йөрдем, Лилия апай, бәлки ошаса төркемгә куярсың. Чит җиргә китмичә туган як кадерен белмисең икән. Һәр көн иртән авылда ни хәл икән дип ШАТ ка кереп чыгам. Анда күңел җылысы бар! Таныш урамнарны, йортларны күргәч күңел чемердәп китә. Читтәге кешегә авылның бер нәни почмагын күрү дә зур рәхәтлек бирә. Авылдан алып килгән сурәтләрне Воронеждагыларга күрсәткән идем "Альп таулары шикелле, ничек матур!" дип сокландылар.

Без хәрби шәһәрчектә торабыз. Монда климат җылы. Кар январь ахырында яуды да, мартта эреп бетте. Февральдән бирле яшел суган, укроп ашыйбыз инде. Апрель, май чын җәй булды +25.

Мондагы халык бөтен Рәсәйдән җыелган. Барлык хәрбиләр дә еллык ялларын сусаганда кирәк булган бер тамчы су кебек йотлыгып көтеп торалар. Беркем дә ялын монда уздырмый. Дистәләгән еллар хезмәт итүчеләр дә туган якларына кайтып китәләр. Мин монда бераз татарларны барладым инде. Күбесе руслашкан. Апас районыннан бер егет бар. Мин аның белән татарча сөйләшкәндә, йөрәгем авырта дип елый. Татьяна исемле бер дус хатыным бар. Ул гел миңа кунакка керә. Өчпочмак белән чәй эчәбез. Мин аңа татарча шигырьләр укыйм. Ул аңламый ләкин шундый матур дип тыңлап утыра. Минем шәхси битемдә улым белән җырлаган "Әниемнең кочагы" дигән җырның видеоязмасы бар. Улым үзенең дус кызлары, русларга шуны өйрәткән. Хәзер бергәләп шуны җырлап йөриләр.
Монда һәркем туган ягын сагынып яши. Сагынуга түзә алмыйча авыруга сабышкан солдатлар бар. Андыйларны "Тоска по дому" диагнозы белән өйләренә кайтарып җибәрәләр. Әлеге диагнозны психолог куя.

Сагыну шулкадәр авыр. Әле ярый әнине күреп сөйләшергә видеозвонок бар. Кайтып сыенырга, көч туплап килергә туган авыл, газиз йорт, нигез, әнием, туганнар бар."

Иртә баштан менә шундый җылы хат... Зөһрә үзенең сагынуын, хисләрен бушатты да бушатты... Ә мин үземнең туган ягымда яшәвем өчен мең мәртәбә сөенеп утырдым. Шунсына сөендем дөньяның төрле почмакларына сибелгән авылдашларымның кайтып сыеныр, тезләнер өчен туган авыллары бар!

Кадерле читтә яшәүче авылдашым, сагынуларың күңелеңнән ташый икән рәхәтләнеп безнең белән бүлеш. Безнең авыл төркеме синең сагынудан сусаган күңелеңә бераз булса да хәл кертә икән без бик ШАТ!

 

ШатКөшкәтбаш.

Фотолар Зөһрә Низамованың үзеннән күчтәнәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы