Кичә мәктәп янындагы уен мәйданчыгында чып-чын туй - Балалар Сабантуе булды.
Мәш килде балалар... капчык та киеп, капчыксыз да йөгерделәр, әйбер дә кистеләр, таяк та, аркан да тартыштылар, көрәш тә, капчык сугышы да, кашыкка йомырка салып узышу да, чүлмәк ватыш та калмады... мәйдан балаларның шат авазыннан гөр килеп торды... мәйдан барлык балаларын, оныкчыкларын, күрше-тирә авылларда яшәүче балаларны үзенә җыйды... очраштылар, сөйләштеләр, таныштылар, дуслаштылар...
Әлеге бәйрәмне оештыруда инициатива күрсәткән клуб мөдиренә, акчалата һәм башка төрле бүләкләр белән ярдәм иткән иганәчеләргә һәм авыл халкына, уеннарны оештырган укытучылар коллективына, фотограф кызыбыз Назлыгөлгә, бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләргә, килгән кунакларга, барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез...
Шунысы күңелгә рәхәтлек бирә- иң мөһиме бәйрәмнән балалар кәнәгать калдылар... Балалар- безнең киләчәк...Киләчәкнең шат һәм кәефле булуы барыбызга да кирәк... Әлеге бәйрәмнең ел да дәвамлы булуын гына телисе кала...
ШАТ-Көшкәтбаш сайты
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев