Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашта сыерлар Сабантуе булган (+фото)

Бүген бездә сыерлар Сабантуе... Бәйрәм карарга көтүчеләр дә, малларның хуҗалары да килгән.

Сабантуйда төрле ярышлар бар: сөзешү, сикерә-сикерә йөгерү, койрык чәнчеп елга буйлап чабу, урманга кереп качарга омтылу, елга аркылы чыгарга теләмәү... сагынганнар сыерлар табигатьне... урман буе сыерларның шат мөгрәүләре, мал хуҗаларының "Кая бара...", "Борыл!" дигән әмерләре, көтүчеләрнең чыбыркы тавышыннан гөр килә... кемдер рәхәтләнеп "Эх, алмагачлары..." җырын җырлый... әле болай күкрәк киереп җырлаучылар булганда, чыбыркы тавышлары яңгырап торганда, көтүгә куарга малларыбыз булганда ЯШИ авыл... иң мөһиме барыбыз да сәламәт булыйк та, малларыбыз быелгы җәйне хәвеф-хатәрсез уздырып, безне мул сөтләре белән куандырып исән-имин йөрсеннәр, дип хәбәр итә "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250