Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашта Тау бәйрәме узган

Көшкәтбаш авылында яшәүче Садыйковлар гаиләсе уздырган Тау бәйрәме искиткеч шәп булды, дип хәбәр итә Шат-Көшкәтбаш төркеме.

- Кунакларны Кыш бабай каршы алды. Балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары аерым ярыштылар. Абсолют Тау батырын да билгеләдек. Кечкенәләр төркеменнән беренче урында Әминә Сафина, укучылар арасында Инсаф Төхфәтуллин калды. Әминәне бик азга гына узып, Инсаф Тау батыры булды. 
Хуҗалар бәйрәмгә нык әзерләнгәннәр. Пылау, коймак белән кайнар, үләнле чәй. 30 балага лотерея билетлары уйнатып, бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук тау шуучылар арасында һәр төркемгә өч урынга һәм Тау батырына аерым бүләк тапшырдылар. Аларга барлык бәйрәмдә катнашучылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләгән изгелегегез үзегезгә меңләтә шатлык булып әйләнеп кайтсын! Афәрин, авылдашлар! 
Бәйрәмдә катнашкан балаларга, аларның әти- әниләренә, уеннарны оештыручыларга, пылау әзерләүче, коймак пешерүче, чәй кайнатучыларга аерым рәхмәт! Сез булмасагыз, без булмасак бәйрәм күңелле дә булмас иде. Гел менә шулай бергә яшик!

 

Чыганак: https://vk.com/wall-120784497_21401

Фотосурәтләр Лилия Гарифуллинадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев